Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Командир котылган, урынбасарга - 10 ел (видео)

Кемнеңдер туймас нәфесе бүген дә акча букчасын кайгырта. Шундыйларга сабак булмас микән бу язма...

2015 елның 12 июлендә Омск өлкәсенең Светлый поселогында урнашкан, Рөстәм Нәбиев та хезмәт иткән Һава-десант гаскәрләренең 242 санлы “учебка”сының 4 катлы казарма бинасы җимерелүдә гаепле хәрбиләр һәм төзүчеләр үз җәзасын алды. Әмма барысы да түгел.

Русия Тикшерү комитеты хәбәр иткәнчә, җинаять эшен тикшерү биш ел дәвам иткән. Хөкем ителүчеләр - 11 кеше. Алар арасында хәрби биналарны төзүгә заказ бирүче, төзелеш белән шөгыльләнүче оешмалар, 242 санлы хәрби укыту үзәге командиры һәм аның урынбасары да бар. Әйткәндәй, ул 10 елга төрмәгә китәчәк һәм алты миллион сум штраф түләячәк, ә элекке командирга бирелгән җәзаның вакыты узган, шуңа ул иректә кала. Калганнар, мошенниклыкта гаепләнеп, 8 елга кадәр иректән мәхрүм ителгән, йөзләрчә мең сум штрафка тарттырылган.

Әмма бу Омск фаҗигасендә һәлак булан егетләрне кайтара алмый. Хәрабәләр астында 42 призывник калган иде. Шуларның 24е һәлак булды. 

Тагын 18 кеше каза күргән. Шуларның берсе – Рөстәм Нәбиев, бүгенге көндә ул - популяр блогер һәм биеклекләр яулаучы. Быел Рөстәм кулларында Казбек тавына менде. Бер ел элек кулларында Непалда урнашкан 8 мең метр биеклектәге Манаслу тавына күтәрелде.

Ике ел элек 13 июль көнне Рөстәм Нәбиев “ВКонтакте” челтәрендәге сәхифәсендә ул фаҗига турында болай язган иде:
“Бүгенге көнне мин үземнең икенче туган көнем дип саныйм. Ул көнне мин яңадан туар өчен үлдем.

Хәрабәләр астында мин 7 сәгать яттым. Дусларым үлүен ишеттем, аңа кадәр аларның елап, ялварып, ярдәм сорауларын, әниләрен чакыруларын, үләселәре килмәгәннәрен ишетеп яттым.

Шул вакыт дәвамында мин аңымда булдым. Һәр секундны, минутны, сәгатьләрне җентекләп хәтерлим. Үләсем килмәде, әмма акрынлап китүемне тойдым. Инде берни сизмәс дәрәҗәгә җиткәч, соң булганчы барысыннан да гафу үтенеп, хушлаштым. Мәңгелеккә. Мин еладым, догалар укыдым.

Иртәнгә табан мине җимерекләр арасыннан чыгардылар. Исән калучылар арасында мин соңгысы идем.
Комага китәр алдыннан мин бер сорау бирдем:
- Үлүчеләр күпме?
- Күп. Бик күп...

Ахырда Индираның туган көнендә, 20 июльдә, Бурденко исемендәге госпитальдә ике аяксыз килеш һушыма килдем. Шушы минуттан мин яңа тормыш башладым. Әмма аның нинди булырын белмәдем. Барысы да минем кулда иде.

Иң катлаулысы һәм кыены алда булган икән. Әмма бу инде бөтенләй башка тарих. Фаҗигале һәлак булган солдатларның барысы да хәтердә! Онытмыйбыз”.

Кемнеңдер туймас нәфесе бүген дә акча букчасын кайгырта. Шундыйларга сабак булмас микән бу язма...

Чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев