Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Комиссия рекламнарны алдыртты

«Татарстан Республикасында дәүләт телләре һәм башка телләр буенча» Татарстан Республикасы канунын күздә тотып, район башкарма комитеты эшмәкәрләргә хезмәт урыннарының исемнәрен ике телдә язуны таләп итә.

Закон таләпләрен үтәмәгән очракта җаваплылык каралуы турында кисәтә. Дәүләт карамагындагы объектлар исемнәрен закон кушканча алыштырып бетерде кебек, ә менә кайбер эшмәкәрләрне һаман да закон белән таныштырырга туры килә.

- Шушы көннәрдә, әлеге юнәлештә районда оешкан махсус комиссия бистәнең автовокзал өлешеннән башлап, Нормага кадәр элмә такталарга, реклам щитларына күзәтү рейды ясады, - дип белдерде район башкарма комитетында оештырылган административ комиссиянең җаваплы секретаре Фәнил Муллахмәтов. - Рекламаларның күпчелеге район хакмияте белән килешенеп эшләнмәгән. Андагы номерлар буенча шалтыратсаң, я ул Кукмарада, я Сабада хезмәт күрсәтүче булып чыга. Комиссия закон таләпләренә туры китереп куелмаган рекламнарны алдыртты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: реклама элмә такталар баннер