Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Конкрет сөйләшү

Ел саен авылларда социаль-мәдәни, мәгариф объектлары төзү, яңарту һәм ремонтлау буенча күп эшләр башкарыла. Менә шушы төзелешләрдәге законнарның үтәлешен тәэмин итүдә җирле үзидарәләргә зур җаваплылык йөкләнә.

Башкарма комитет бинасының утырышлар залында үткәрелгән район киңәшмәсендә менә шул хакта зур сөйләшү булды. Авыл җирлеге башлыкларына, җирлекләрнең муниципаль хезмәткәрләренә алда торган бурычлар конкрет аңлатылды, документлар белән эш итү тәртипләре мисаллар белән күрсәтелде. Күп балалы гаиләләргә җирләр бирү, муниципаль хезмәткәрләрнең тәртибе, таләпләрен үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтларын җайга салу, үзидарә органнары хезмәткәрләренең эчке хезмәт тәртипләре, электрон документ әйләнеше һәм районның рәсми сайты белән эшләү мәсьәләләре турында да сөйләшенде.
Сөйләшү баш архитектор Ш.Борһанов, район башлыгы ярдәмчесе Э.Гарипова, милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Ф.Ибениев, район башкарма комитетының оештыру бүлеге җитәкчесе Р.Мөхәммәтҗанова, район Советының оештыру бүлегенең баш белгече Л.Бариева чыгышлары һәм аңлатмалары белән бергә бәйләп алып барылды. Район башлыгы урынбасары Н.Сабирҗанов алып барган бу киңәшмәдән авыл җирлеге башлыклары, муниципаль хезмәткәрләр алда торган бурычларын шактый тирән аңлап киттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250