Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Коронавирус белән авыручыларның Казанга кайсы рейс белән килүе билгеле

Татарстан оператив штабы Казанга коронавирус белән авыручыларның кайсы рейс белән килүләрен әйтте.

Мәскәүдән Казанга килгән өч авиарейс: SU 1196 (12 мартта килде), SU 1276 (17 мартта) һәм SU 1278 (18 мартта) пассажирлары - риск зонасында. Моннан тыш, коронавирус белән авырган бер кеше Татарстан башкаласына Мәскәүдән поездда, 024 М рейсында, 6нчы вагонда килгән.

Мәскәүдән дүрт рейс белән кайткан пассажирларның үзлектән изоляциядә калуларын һәм үзләре турында кайнар линиягә хәбәр итүләрен сорыйлар. Кайнар линия телефоны - (8-800-222-59-00), ул көн саен 7.30 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр эшли. Авыру билгеләре килеп чыкса, табибны өйгә чакыртырга кирәк.

Оператив штаб әлеге рейслар белән килгән барлык кешене 14 көн дәвамында үзлектән изоляцияләнеп, өйдә торуларын сорый. Якыннары белән элемтәләрне максималь дәрәҗәдә чикләргә, шәхси гигиена һәм дезинфекция режимын сакларга, шулай ук бинаны җилләтергә кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев