Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Коронавирус «Халык контроле»нә мөрәҗәгатьләр саны артуга китерде

Октябрьдә «Халык контроле» системасында татарстанлылар «Сәламәтлек саклау» юнәлеше буенча 652 мөрәҗәгать калдырган.

Бу сентябрь белән чагыштырганда 200 гаризага артыграк һәм август хәбәрнамәләре саныннан 2,5 тапкырга диярлек артып китә.

Татарстанлылар барыннан да ешрак белгечкә (поликлиникада яки дәүләт хезмәтләре аша) язылу мөмкинлегеннән, талоннар җитмәүдән һәм медицина учреждениеләрендә персоналның  җитмәвенә зарлана. Гаризалар саны буенча Казан алда бара, шулай ук алдынгылар рәтендә - Яр Чаллы, Әлмәт, Лениногорск, Питрәч һәм Алабуга шәһәрләре.

«Сәламәтлек саклау» категорияләре буенча мөрәҗәгатьләрнең саны арту көз айлары өчен гадәти хәл, әмма быел эпидемиологик хәлнең начар булуы да чагылыш таба. «Бу поликлиникага мөрәҗәгатьләр санының артуында, өйгә табиб чакыртулар артуда, call-үзәкләргә шалтыратулар санының артуында чагыла», - дип аңлата «Халык контроле» системасының баш модераторы, регион белән идарә итү үзәгенең проект офисы рәисе Сәрия Сабурская.

Коронавирус республика халкы еш зарлана торган медицина учреждениеләрендә кадрлар кытлыгын да көчәйтте: табиблар еш кына пациентлардан ковид белән зарарлана, ә «сафка» керүчеләргә кыска йөкләнеш белән эшләргә туры килә. "Шуңа күрә без барыгызны да үз сәламәтлегегезгә һәм тирә-юньдәгеләрнең иминлегенә мөмкин кадәр җаваплы карарга - барлык коронавируска каршы көрәш кагыйдәләрен үтәргә, прививка ясатырга, ә эшләми торган көннәрне өйдә үткәрергә чакырабыз, – дип мөрәҗәгать итә халыкка Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская.

Табибка язылу проблемалары, өйгә чакыртылгын медикларны озак көтүгә кагылышлы мөрәҗәгатьләр ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә турыдан-туры килә. 10 ай эчендә омбудсмен аппаратына һәм шәхсән аңа шундый сораулар белән 213 татарстанлы мөрәҗәгать иткән. Аларның берсе – Казан шәһәрендә яшәүче – сентябрь урталарында тегесе өйгә чакырткан табиб госпитализацияләүгә юллама бирмәвенә зарланды. Шикаять буенча мәгълүмат шул ук көнне Сәламәтлек саклау министрлыгына җибәрелде. Мөрәҗәгать итүче стационарга җибәрелгәнче, хәл вәкилнең шәхси контролендә булды.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Халык контроле коронавирус