Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Корпоративтан баш тартып, инвалидка ярдәм иткәннәр

Агыйдел шәһәрендә яшәүче Мәргиз Сафаров өчен бу Яңа ел чын-чыннан могҗизалы булачак.

Башкаланың бер оешмасы аның пандус куяр өчен алган кредитын япкан. Бу хакта "Башинформ" хәбәр итә.

Мәргиз яшәгән торак йорт подъездына пандус урнаштыру мөмкин түгел дип тапканнар. Шул вакытта өйгә үтәр өчен башка юл ясарга һәм корылманы балкон аша урнаштырырга карар ителгән. Моның өчен Мәргиз 200 мең сум кредит алган.

Мәргизнең хәле турында белгәч, шәһәр хакимияте аның өчен хәйрия концерты оештыра. Барлык җыелган акчалар кредитны түләүгә тотылыр дип ниятләнә. Әмма Мәргиз акчаны башкача кулланган – ул аларны башка кешегә биргән.

- Концертта җыелган акчаны Альбина Ялаловага бирдем, чөнки алар аңа кирәгрәк. Яңа елдан соң ул Новосибирскига баш миенә операция эшләтергә бара. Аңа тагын өч-дүрт тапкыр барырга кирәк, - ди Мәргиз Сәфәров.

Егетнең намуслылыгы һәм мәрхәмәтле йөрәге кешеләрне яхшы гамәлләргә рухландырган. Уфаның бер оешмасы хезмәткәрләре, Мәргиз яңа елны кредитсыз каршыларга лаек, дигән карарга килгән. Киңәшләшеп, хезмәткәрләр Яңа ел корпоративы кичәсенә барырга тиешле акчаны банкка түләргә булган. Шул рәвешле, бу оешма хезмәткәрләре корпоративтан баш тарткан.

Сүз уңаеннан: әлеге оешма аноним булып калырга тели.

Автор: Резеда Галикәева

Кызыл таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәрхәмәтлелек