Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Коррупция: журналист карашы”

Конкурс 2018 елның 1 июленнән алып 30 октябрьгә кадәр дәвам итә. Анда 14 яше тулган һәркем катнаша ала.

Балтач районының коррупциягә каршы көрәш комиссиясе “Хезмәт” газетасы белән берлектә район күләмендә “Коррупция: журналистның коррупциягә каршы көрәш һәм профилактикалау буенча карашы” дигән тема астында үткәрелә торган иҗади конкурста катнашу өчен гаризалар кабул итә башлавы турында игълан итә.

Әлеге конкурсның максаты – массакүләм мәгълүмат чараларының һәм халыкның районда коррупция мәсьәләләренә карата игътабарын җәлеп итү.

Конкурска түбәндәге темалар буенча тикшерүләргә нигезләнгән эшләр кабул ителә:

  • “Район территориясендә иҗтимагый тормышта төрле өлкәләрдәге коррупция күренешләрен профилактикалау”;
  • “Гражданнарның коруппциягә каршы инициативалары”;
  • “Район территориясендә коррупциягә каршы көрәш чараларын куллану һәм аларның нәтиҗәлелеген арттуры мәсьәләләрен тормышка ашыру буенча дәүләт һәм җирле үзидарә органнарының, гражданлык җәмгыяте институтларының, оешмаларның һәм физик затларның эшчәнлеге”;
  • “Район территориясендә иҗтимагый тормышта төрле өлкәләрдәге коррупция күренешләрен (ришвәтчелек, хезмәт вазыйфаларыннан явызларча файдалану) яктырту.
  • Конкурс нәтиҗәләре буенча һәр юнәлештә аерым җиңүчеләр ачыклана.
  • Конкурс алдан сайлап алуларсыз, бер турда гына үткәрелә.
  • Конкурс 2018 елның 1 июленнән алып 30 октябрьгә кадәр дәвам итә. Анда 14 яше тулган һәркем катнаша ала. (Искәрмә! Конкурсның темасы буенча журналистлар гына катнаша дип карамагыз)
  • Конкурста бер катнашучы тарафыннан өчтән артык тикшерелгән эш тәкъдим ителмәскә тиеш.
  • Конкурска тапшырылган эшләр рецензияләнми һәм башкаручыга кире кайтарылмый.


Конкурста катнашу өчен гаризалар түбәндәге адрес буенча кабул ителә:
422250, Татарстан Республикасы, Балтач районы, Балтач бистәсе, Ленин урамы, 42нче йорт, 3нче кат, 309нчы бүлмә (район башлыгы ярдәмчесе Гарипова Э.Ф.), “Коррупция: журналист карашы” дип куярга онытмагыз. Гаризаны шулай ук endzhe.garipova@tatar.ru электрон почтасына җибәрергә дә мөмкин.

Конкурста катнашучының документлар пакетында Нигезләмә буенча тутырылган анкета-заявка, “Word” форматында “Times New Roman” шрифтында 14нче размерда, юл арасы 1,0 интервал белән язылган, 3 басма биттән артмаган иҗади эше булырга тиеш. Эшләр татар яки рус телләрендә кабул ителә.

Искәрмә! Анкета-заявка формасы рус телендә тәкъдим ителә.
“Коррупция: журналист карашы” район конкурсында катнашу өчен
Катнашучы физик затның фамилиясе, исеме, атасының исеме яки массакүләм мәгълүмат чарасының тулы исеме.
Массакүләм мәгълүмат чарасы җитәкчесенең исем, фамилиясе.
Хәбәрләшү өчен телефон
Конкурс эшенең исеме,
Кыскача (бәяләмә) аннотация

Адрес
Телефон (факс)
e-mail

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйге