Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Коррупциягә каршы эшчәнлек гади тәртиптән башлана

Авыл җирлеге башлыклары һәм башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары катнашындагы киңәшмәдә җитешсезлекләр һәм җибәрелгән хаталар турында конкрет анализ ясаячакбыз...

Агымдагы елның 1 нче апреленә районда 82 муниципаль хезмәткәр, 21 сайланулы вазыйфаи зат һәм 1 муниципаль вазыйфа биләүче исәпләнә.

Муниципаль хезмәт турындагы Татарстан Республикасы Кодексының муниципаль хезмәткәрләрнең хокуклары һәм бурычлары белән беррәтттән, аерым статьялар белән муниципаль хезмәткә бәйле чикләүләр һәм тыюлар билгеләнгән.

Бу очракта сүз нәрсә турында барганлыгын аңлау өчен шундый үзенчәлекле хезмәт белән бәйле чикләүләр һәм тыюлар турында газета битләренә дә бирү зыянга булмастыр. Күпләр муниципаль хезмәткә урнашам, дип әзерләнәләр, әмма мондый чикләүләр барын белми һәм аларга уӊай җавап биреп булмый.

Муниципаль хезмәткә бәйле түбәндәге чикләүләр бар:

1. Граждан түбәндәге очракларда муниципаль хезмәткә алына алмый, ә муниципаль хезмәткәр муниципаль хезмәттә була алмый:

а) суд хөкеменә тартылган булса,

б) хезмәте дәүләт сере һәм закон белән саклана торган башка серне тәшкил итүче белешмәләр белән бәйле булып, әлеге белешмәләр белән эшләүгә рөхсәт алуны рәсмиләштерүдән баш тартса,

в)муниципаль хезмәткә урнашуга яисә аны үтүгә комачауларлык медицина оешмасы бәяләмәсе белән расланган авыруы булса;

г) башкарма комитет, җирлек башлыгы һәм башка җаваплы хезмәткәрләр белән туганлык, якын кардәшлек мөнәсәбәтләрендә булса,

д) эше әлеге вазыйфаи затка турыдан-туры буйсыну яисә аның контрольлегендә булу белән бәйле булганда,

е) муниципаль хезмәткә урнашканда ялган документлар яисә күрәләтә ялган белешмәләр тапшырса;

ж) муниципаль хезмәткә урнашканда «Муниципаль хезмәт турында», «Коррупциягә каршылык турында» һәм башка федераль законнарда каралган белешмәләрне тапшырмаса яисә белә торып дөрес булмаган яисә тулы булмаган белешмәләр тапшырса.

з) законлы нигезләр булмыйча торып, чакырылыш буенча хәрби хезмәт узмаган дип танылса (контракт буенча хәрби хезмәт керми)

2. Муниципаль хезмәт вазыйфасын биләү өчен гражданнарга 65 яшь чик яше итеп билгеләнгән.

Инде муниципаль хезмәткә алынып, аны башкарса, аӊа бәйле тыюлар булуын да онытмаска кирәк.

1.Түбәндәге очракларда муниципаль хезмәт вазыйфасын биләп торырга ярамый:

1) хезмәткәр дәүләт вазыйфасына, яки муниципаль вазыйфага сайланса яисә билгеләп куелса бу хезмәттә булу тыела;

2) шәхсән, яисә ышанычлы затлар аша эшкуарлык эшчәнлеге белән шөгыльләнергә, коммерциячел оешма белән идарә итүдә катнашырга ярамый,

3) үзе муниципаль хезмәт вазыйфасын били торган йә аңа турыдан-туры буйсынган яисә аның контрольлегендә булган җирле үзидарә органында, өченче затлар эшләре буенча ышанычлы зат яисә вәкил булырга рөхсәт ителми,

4) физик һәм юридик затлардан вазыйфаи дәрәҗәгә бәйле рәвештә яисә вазыйфаи бурычларын үтәүгә бәйле рәвештә бүләкләр алырга. (Боларга бүләкләр, акчалата кызыксындыру, ссудалар, хезмәт күрсәтүләр, күңел ачулар, ял итү, транспорт чыгымнары өчен түләү һәм башка бүләкләр керә.)

Протокол чараларда, хезмәт командировкаларына һәм башка рәсми чараларга бәйле алынган бүләкләре муниципаль милек булып таныла һәм хезмәткәр аны тиешле тәртиптә тапшырырга тиеш. Безнең районда бу район Советына тапшырыла, аппарат җитәкчесе җаваплылыгында була. Бу турыда рәсми сайтта аерым документ бар, аныӊ белән танышырга тәкъдим итәм.

Хезмәткәр рәсми чарада алынган бүләген үзенеке итәсе килсә (истәлеккә калдырасы килсә), ул аны түләп алырга мөмкин.

5) Муниципаль хезмәткәргә вазыйфаи бурычларын үтәүгә бәйле булмаган максатларда матди-техник, финанс һәм башкалар белән тәэмин итү чараларыннан һәм башка муниципаль мөлкәттән файдаланырга ярамый;

6) Хезмәтен башкарганда мәгълүм булган һәм аерым законнар нигезендә конфиденциаль дип танылган белешмәләрне фаш итү, яки башка максатларда файдалану шулай ук тыела,

7) Муниципаль хезмәткәргә җирле үзидарә органы һәм аларның җитәкчеләре эшчәнлегенә карата халык алдында фикерләр әйтү, фикер йөртүләргә һәм бәя бирүгә ирек бирү, (шул исәптән массакүләм мәгълүмат чараларында да) тыела;

8) Әгәр хезмәткә кагылышлы бәхәсләр килеп чыкса аларны җайга салу максатында муниципаль хезмәткәр вазыйфаи бурычларын үтәүне туктатып торырга тиеш.

2. Муниципаль хезмәттән киткәч(җибәрелгәч), хезмәте белән бәйле рәвештә мәгълүм булган конфиденциаль характердагы белешмәләрне яисә хезмәт мәгълүматын фаш итү яисә аны оешмалар йә физик затлар мәнфәгатьләрендә файдалану тыела.

3. Әгәр хезмәт итү вакытында аның бурычларына идарә итүнең аерым функцияләре кергән булса, муниципаль хезмәттән җибәрелгәннән соң ике ел дәвамында муниципаль хезмәткәр хезмәт урынында үз-үзләрен тоту таләпләрен үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча тиешле комиссиянең ризалыгыннан башка әлеге оешмада хезмәт шартнамәсе шартларында вазыйфалар биләргә яисә граждан-хокук шартнамәсе шартларында эш башкарырга хокуксыз.

Муниципаль хезмәткә тәкъдим иткәндә безнеӊ тарафтан ниләр башкарыла, шул турыда бер мисалда күрсәтеп узам. 2018елныӊ январь аенда район Советында баш белгеч вазыйфасына дәгъва кылучының (претендент) квалификацион таләпләргә туры килүе, муниципаль хезмәткә алыну һәм аны башкаруга тыюлар һәм чикләүләрнең үтәлеше тикшерелде. Монын өчен:

1)Югары уку йортына юллама җибәрелеп югары белеме турында дипломынын чын булуы тикшерелде,

2)Сәламәтлеге торышы, ягъни муниципаль хезмәткә урнашуга яисә аны башкаруга комачауларлык авыруы булмавы тәгаенләнде,

3)Эчке эшләр органы аша суд җаваплылыгына тартылмаганлыгы ачыкланды.

4) Шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнмәве расланды.

5)Районнара салым инспекциясенә махсус сорау аша аның 2017 елда керемнәре турында биргән белешмәсенең тулы һәм төгәл булуы ачыкланды.

6)Күчемсез милекнең бердәм Дәүләт Реестрындагы мәгълумат белән милке турында бирелгән белешмәсе чагыштырылды.

Барлык запросларга җаваплар алынып анализланганнан соң аны муниципаль хезмәткә алырга тәкъдим ясалды һәм ул эшкә алынды. Димәк, эшкә урнашу мәсьәләсе билгеле бер тәртиптә бара һәм кемдер әйтте дә, эшкә алдык, дигән сүз түгел.

Муниципаль вазыйфа биләүче һәм сайланулы вазыйфаи затларның керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы бурычлары турында белешмәләр бирүен оештыру, аны кабул итеп алу һәм чагыштыру - анализ ясау шулай ук миңа вазыйфаи бурыч итеп йөкләнгән.

Барысы 168 депутат, 4 башкарма комитеты җитәкчесе һәм Контроль хисап палатасы рәисе (барысы 173 кеше, гаилә членнары белән бергә – 491 кешегә җыела) шундый тәртиптә куелган бурычны үтәргә тиешләр. Бүгенге көнгә аларның 166сы инде бу эшне башкарып чыкты. Әле 7 депутаттан керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы бурычлары турында белешмәләр килмәде һәм республикага да җибәрелмәде.

Шулар эченнән Бөрбаш, Норма, Пыжмара, Чепья җирлегеннән 5 депутат әле тапшырмадылар, Смәел һәм Карадуган җирлегеннән сайланган депутатларныӊ белешмәләрендә каршылыклар чыгу сәбәпле, төзәтергә җибәрелгән.

Депутатларга электрон рәвештә белешмәләрне тутыруда башкарма комитет җитәкчеләре урынбасарлары зур ярдәм күрсәттеләр. Балтач, Салавыч, Куныр, Урта Көшкәт, Субаш авыл җирлекләрендә тиешле срокка эшләп бирделәр.

Җирлек башлыклары да башка елдагы белән чагыштырганда күпкә җаваплырак карадылар дип әйтәсем килә. Рәхмәт.

Хәзер инде депутатларның мәгълүматларын рәсми сайтка урнаштыру буенча эшне башладык. Учреждение җитәкчесе буларак та белешмә бирүче депутатлар 15 ләп кеше бар. Аларның ике җиргә бирелгән белешмәләренең тәңгәл(бертөрле) булуын да анализларга кирәк булыр.

Муниципаль хезмәткәрләрдән дә шундый мәгълүматлар килә башлады. Алар да электрон рәвештә тапшыралар һәм бердәм системада үзләренең шәхси карточкаларына туплана бара.

Авыл җирлеге башлыклары һәм башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары катнашындагы киңәшмәдә җитешсезлекләр һәм җибәрелгән хаталар турында конкрет анализ ясаячакбыз.

Р.Н.Хайруллина, 

кадрлар хезмәтенең коррупцион һәм башка төр хокук бозуларны кисәтү буенча җаваплы хезмәткәре- Балтач район Советының җирле үзидарә органнары белән эшләү буенча бүлек җитәкчесе 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коррупция