Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Корыч озак чыныга, әмма син аны тизләтә аласың... (фото)

Островский әйтмешли, «Корыч озак чыныга» шул. Әмма син аны тизләтә аласың. Ничек икәнен инде үзең беләсең.

   Корыч ничек чаныкты

 Ватан  Сугышының тәмалануына инде 78 ел тула. Кызганыч, сугыш ветераннарыбыз елдан - ел кими бара. Ә хәзерге вакытта аларга лаеклы алмаш бармы соң? Яшь буын Ватанын саклый һәм яклый беләме?
Мин "Яшьармия" хәрәкәте хакында ишеткәч, безнең киләчәгебезнең корыч кулларда булуына инандым. Ә синең "Яшьармия" турында ишеткәнең бармы? Булмаса, әйдә, тизрәк теркәл,әлегә соң түгел!  Синең кебек яшүсмерләрне берләштерүче әлеге хәрәкәт  инде  85 регионда яшәүче милионнан артык яшьләрне туплап, берләштергән.

Син яшьармияче, мин яшьармияче, без –яшьармияче

Яшьармия- 2016нчы елның гыйнвар аенда төзелгән һәм 29 июлендә теркәлгән бөтенроссия балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәте. Хәзерге вакытта бөтен Русиядә әлеге хәрәкәттә милионнан   артык катнашучы яшүсмерләр исәпләнә. Инде республикабызның барлык районнарында диярлек "Яшьармия" түгәрәкләре эшләп килә,  бу хәрәкәт белән кызыксынучылар саны артканнан-арта бара. Ватанын сакларга теләүчеләр сафына керергә теләүчеләр шактый  икән, алар инде әллә кайчан "Яшьармия" хәрәкәтенә кушылган. Әлеге хәрәкәт тормышка өйрәтә, иркәләнеп үскән замана балаларын- егет- кызларны автомат, граната һәм башка сугыш коралларын кулланырга өйрәтә, физик яктар төрле күнегүләр эшләтеп чаныктыралар. Шулай ук, "Яшьармия" әгъзаларына махсус форма да бирелә икән! Җылы (җитмәсә матур да) худи, пилотка, куртка һәм башка кирәкле әсбаплар. "Яшьармия" хәрәкәте авылларда да киң таралды. Үзем укыган "Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе"ндә әлеге хәрәкәтнең катнашучылар саны күп, эшчәнлеге зур.
 

Ничек теркәлергә?

"Әлбәттә катнашам! Мөгаен, синдә тизрәк "Яшьармия"гә кушылам", -дигән  фикер тугандыр. Ярар, әлеге хәрәкәткә кушылу өчен  нишләргә кирәгенәйтеп бирәм.  Әгәр дә сиңа 8 дән 18 яшькә кадәр икән, димәк, җыен, теркәлергә вакыт!

  • Әгәр дә сиңа 14 яшь тулган булса, язма формада гариза тутырасың (8-14 яшьтә гариза әти-әни тарафыннан тутырыла).
  • Әлеге гаризаңны алып, иң якында урнашкан "Яшьармия"  организациясенең бинасына юнәләсең, гаризаңны тапшырасың, һәәм... булды, котлыйм, син "Яшьармия" сафына бастың!


 "Яшьармия" файдасы

Безгә кушылуның бик җайлы икәненә инде үз күзләрең белән ышангансыңдыр, шуңа күрә вакытны сузма - алга, хыялларыңа таба бер адым яса. Ә "Яшьармия" хәрәкәтенә керү ул инде хыялларның яртысы  кабул булды дигән сүз. Бу хәрәкәткә керүнең нинди файдасы бар соң?

  • Беренчедән, хәрәкәтнең һәр катнашучысына йөздән артык мавыктыргыч вакыйгаларда катнашу, техника белән кулланып  өйрәнү һәм ЦСКА һәм ДОСААФ базасында спорт белән шөгыльләнү мөмкинлеге ачыла.
  • Икенчедән, яшь армиячеләрне «Орлёнок», «Артек», «Смена», «Океан»  кебек бөтенроссия балалар үзәкләрендә махсус сменалар көтә.  Әлеге  чараларда катнашу бәхете сирәк балага эләгүен беләсездер, мөгаен. "Победа» хәрби-спорт уены, КВН яшьләр лигасы, Юнармия уеннары һәм башкалар.
  • Өченчедән, университетка кергәндә, сиңа махсус баллар өстәләчәк!
  • Дүртенчедән, дини – әхлакый үсеш. "Яшьармия" хәрәкәте киләчәктә дөрес  юнәлеш  буенча барырга, әхлакый позиция формалаштырырга, шәхеснең рухи потенциалын ачарга ярдәм итә. Хәрәкәт эшчәнлеге яшь армиячеләрдә яхшылык, шәфкатьлелек, намуслылык, тугрылык, Ватанга мәхәббәт тәрбияләүгә юнәлтелгән. Шулай ук, яшүсмерләрнең экологиягә мөнәсәбәтенә,гаиләсен хөрмәт итүгә зур игътибар бирелә.
  • Бишенчедән, социаль үсеш.Яшьармия сафларында үз гамәлләрең өчен җаваплы була белү, инициатива белдерү, мөстәкыйльлек  хисен үстерү һәм - үз иленең чын гражданы булып формалаштыручы  сыйфатлар формалаша. Яшүсмерләр бер-берсе белән аралашырга,  җәмгыятьтә әһәмиятле мәсьәләләре чишәргә өйрәнәләр. "Яшьармия" ул - бер гаилә. Биредә сир үзең төсле батыр егет-кызлар белән танышырсың, дуслашырсың һәм бергә илебезнең иминлек сакчысы булырсың дип ышанып кала безнең әби-бабайлар.
  • Алтынчыдан, физик яктан ныгу. Көндәлек тренировкалар аркасынла син физик яктан бик  нык ныгып, спортсмер булуың да ихтимал.


Лаеклы алмаш

Гадәттә, өлкән буын гел яшь буын белән канәгать булмый. Әмма син  әби-бабайларыңа лаеклы алмаш булып, алар эшләп алган  җиңүне саклап, илебезне үстерүгә зур көч куючы шәхес булып үсә аласың. Моның өчен күп көч сарыф итү кирәк түгел. Бары "Яшьармия" га теркәлү җитә.

        Теркәлүчегә 5 "лайфхак".
1.Үзең  белән "Яшьармия "гә бер иптәш алып кил. Бергә-бергә күңелле булачак. Бер-берегезгә авыр булганда терәк тә булырсыз.
2.Спорт тренировкаларын җайлап башл. бер мизгелдә супермен булырга теләсәң  организмга артыкнагрузка булуы мөмкин.
3.Махсус "Яшьармия" китапчыгын булдыр. Бу сиңа югары уку йортларына кергәндә балл  өстәячәк.
4.Тренировкаларны, отряд җыелуларын калдырма. Соңыннан "куып җитү" авыр булачак.
5.Озын сүзнең кыскасы, вакытны сузма. Никадәр иртә "Яшьармия" сафына басасың, шулкадәр күп яңа мавыктыргыч ачышлар көтә сине.

Островский әйтмешли, "Корыч озак чыныга" шул. Әмма син аны тизләтә аласың. Ничек икәнен инде үзең беләсең.

Рәйсә Абдуллина,

Бакый Зыятдинов Исемендәге Карадуган гимназиясенең 10нчы сыйныф укучысы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яшьармия