Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кош-корт асраучыларга кырысрак таләпләр куярга ниятлиләр

Куркыту җайланмалары урнаштыру тәкъдим ителә

Россиядә кошчылык продукциясен җитештерүчеләргә – эре фабрикаларга, шәхси ярдәмче хуҗалыклар, фермер хуҗалыкларына, шулай ук хосусый эшмәкәрләргә кош-корт асрау буенча яңа таләпләр куярга җыеналар. Авыл хуҗалыгы министрлыгында бу җәһәттән проект эшләнгән, дип яза “Известия”.
 

Моңа кадәр ике төр җитештерүчеләр – кошчылык фабрикалары өчен һәм фермерлар, гади кешеләр өчен аерым кагыйдәләр гамәлдә булып килгән. Яңа проектта исә аларны 3 категориягә – вак хуҗалыкларга (күп дигәндә 50 баш), эре хуҗалыкларга (51-1 мең баш) һәм предприятиеләргә (1 мең баштан күбрәк) бүлгәннәр. Басма мәгълүматлары буенча, аларның һәркайсына аерым таләпләр куймакчылар.
 

Вак һәм эре хуҗалыкларга кыргый хайваннардан саклану өчен кош-кортлар йөри торган урынны киртә белән әйләндереп алу, үз территориясендә агачларны кисү, сулыкларны бетерү, шулай ук кыргый кошларны һәм күгәрчен, чыпчык, карлыгач кебек кошларны куркыту җайланмалары урнаштыру тәкъдим ителә. Боларның барысы да кош-кортның авыру йоктыру куркынычын киметүгә ярдәм итәчәк. Шул ук вакытта түбә астында асрау рөхсәт ителгән кош-корт саны күрше участокка кадәрге ераклыкка бәйле булачак. Мәсәлән, 5 метр икән, нибары – 50, 100 метр икән – 1000 баш кош-корт асрау рөхсәт ителәчәк.

erid: 2VtzqwTSgT9

Тулырак: https://vk.com/vatany

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Авыл тормышы

erid: 2VtzqwTSgT9