Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кош-кортларны ябып саклыйк, малларга игътибарлы булыйк

Республикада чыккан кош гриппы, бруцеллез чире сагаерга мәҗбүр итә

Район ветеринария берләшмәсенең баш табибы Алмаз Зөлфәт улы Исрафилов белән әңгәмә.

1. Соңгы вакытта Татарстанда чыккан кош гриппы куркуга калдырды. Бу юнәлештә районда нинди саклану чаралары күрелә? Шәхси хужалыкларында кош-корт асраучыларга нинди киңәшләр бирер идегез?
– Мәгълүм булганча, республикабызның Лениногорск районының кошчылык фабрикасында йомырка сала торган тавыклар арасында кош гриппы чыкты. Әлбәттә, тиешле чаралар нигезендә тавыкларны юк итү эшләре башкарылды. Ферма хуҗасына бик зур зыян килде, күпме кеше эшсез калды. Бу кадәр зыяннан соң күтәрелеп китәргә бик авыр булачак. Шуңа күрә, саклану чаралары аеруча да кирәк дип саныйм. Бездә, дөрес, андый зур фермалар юк, бердәнбер инкубатор да сезонлы гына эшли. Ә менә шәхси хуҗалыкларда сезон вакытында кош-корт асраучылар күп. Шуларны да истә тотып, саклану чаралары гаять тә мөһим. Тавык асраучыларга чир күчереп йөртүче чыпчык, күгәрченнәр белән аралашуны булдырмаска кирәк. Тавык-чебешләрен ябык урында тотсалар әйбәтрәк булыр, ә менә каз-үрдәк асраучыларга тагын да сак булу кирәк, чөнки әлеге су кошлары күбрәк елга-күлләрдә йөри, ә анда кош гриппын таратучы кыр үрдәкләре йөзә, алар үзләре авырмасалар да, кош гриппын йөртүчеләрдән саналалар. Кош гриппына карата нәтиҗәле вакцина әлегә уйлап табылмаган, шуңа күрә кошлар грипп белән авырый калса, аларны дәвалап булмаячак, азагы күпләп үлү белән тәмамланачак. Шуңа күрә, кош-кортларны үз тирәлегеңнән җибәрмәү, ишегалдыннан чыгармау, ябып тоту күпкә куркынычсызрак.

2.Маллар арасында чыккан йогышлы бруцеллёз чире кешеләргә дә йога. Бу чирдән ничек сакларга? Чирнең билгеләре күренә-сизелә башлауга, шик туса, кая мөрәҗать итәсе?
– Теләсә нинди йогышлы чир баш авыртудан, тән температурасы күтәрелүдән башлана, шула йбит?! Терлек тә кеше кебек, авырый калса кәефе китә, ашамый башлый яки аз ашый, эче китә. Менә бу теләсә кайсы йогышлы чирнең беренче билгеләре. Йогышлы чирләр терлектән кешегә күчмәсен өчен, календарьдагы барлык привикаларны да вакытында ясатып, туберкулезга каршы тикшеренүләрне тиешле вакытта үтеп торырга кирәк. Бруцеллёз чире безнең республикада чыкты, әйе, ул кешегә дә йога, терлекчелеккә дә зыян сала, малның продуктлылыгы кими, авырлыгы да булмый, үсеш туктый һәм терлекне үлемгә китерә. Шуңа күрә, бәясе очсыз дип, билгесез кешеләрдән, шулай ук читтән мал сатып алмаска, фермаларга да читтән килгән кешеләрне кертүне чикләргә кирәк.

3. Чирнең билгеләре күренә-сизелә башлауга, шик туса, кая мөрәҗәгать итәсе?

– Терлектә, кош-кортта чир билгеләре күренсә, тиз арада участок табибына, лаборатория белгечләренә, ветеринария берләшмәсе вәкилләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

4. Чираттагы киңәшмәләрнең берсендә чебеннәр турында да сөйләп үттегез... Чир күчереп йөртүче чебеннәргә каршы көрәш ни дәрәжәдә бара?

– Чебен ул санитар таләпләрнең үтәлү-үтәлмәвен дәлилләүче күрсәткеч. Әгәр чебен чамадан тыш күп икән, димәк бу предприятиедә санитария-гигиена таләпләре үтәлми. Чебен, беренчедән, терлеккә механик зыян китерә, ягъни тешли, икенчедән вируслы, төрле чирләрне таратучы булып тора. Вакытында чебеннәргә каршы көрәшмәсәң, биналарны дезинфекцияләмәсәң, нәтиҗәсенең аяныч булуы бар.

5. Кош-корт асраучылар каз-үрдәкләрен сата башлады. Сатып алганда сатып алучы алардан сатарга рөхсәт дигән кәгазьне сорый аламы, кем белә, бәлки ул чирле кошның итен сатадыр...

 

– Сезон ябылып килә бит инде, асрамада каз калгандыр да, үрдәк калып киләдер. Хәзер бит инде берәү дә көнлек чеби, биби алып үстерми, атналыкны, айлыкны алып, шуны симертүгә генә күнегеп киләбез. Безнең районда кош-корт белән зурдан кубып шөгыльләнүче ул кадәр юк. Каз-үрдәк яки башка кош-корт түшкәләрен шәхси хуҗалыктан аласың икән, бары тик телдән генә ышанып алырга туры килә. Кемдер кош-кортын суеп сатарга уйлаган икән, ул аның сыйфатлы икәнлегенә инанырга тиеш бит инде. Лабораториягә алып килеп тикшертеп, келәймә суктырса, үзенә дә тыныч, сатып алучы алдында да читен булмый. Алып киләләр икән, келәймә сугып бирәбез. Әйткәнемчә, кош гриппына каршы эффектлы вакцина әле булдырылмаган. Бу минем фикер. Кош гриппыннан тыш башка чирләр дә бар. Шуңа күрә, кабатлап әйтәм, теләсә-кайдан, белмәгән кешеләрдән мал-туар, корш-корт алмагыз, юридик затлардан алган очракта ветеринария таныклыгы сорый аласыз.

Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: терлекчелек