Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кошларны яратсаң , алар сиңа мең - мең рәхмәтле булырлар.

Күп кошлар кышкы салкыннан түгел, ә ачлыктан үлә икән бит.

Салкын һәм буранлы кыш көннәрендә кошларга көн итү бик авыр. Без, дусларыбызга, көчебездән килгәнчә ярдәм кулы сузарга тиешбез. Һәр кеше бер генә җимлек ясаса да, никадәр кошны ачлыктан коткарып калыр иде! Кошларны яратсаң , алар сиңа мең - мең рәхмәтле булырлар. Ә бер рәхмәт мең бәладән саклый.

“Кошлар –безнең якын дуслар” атналыгы кысаларында “Кышлаучы кошларга ярдәм итик” акциясе игълан ителүгә безнең Карадуган балалар бакчасы кечкенәләр-уртанчылар төркеме әти-әниләре бердәм рәвештә бу идеяне күтәреп алдылар. Рәхмәт бик зур аларга!

Иң элек балалар зәвыклы итеп эшләнгән җимлекләрне бакчабыз мәйданчыгына алып килделәр. Без балалар белән җимлеккә килүче нәни дусларыбызны күзәттек, аларны тышкы кыяфәтләре, ничек хәрәкәтләнүләре буенча танырга өйрәндек.

Балалар белән бакчада гына түгел, өйләрдә дә кошларны кайгыртырга кирәклеге турында сөйләштек. Һәм алар җимлекләр ясарга ярдәм сорап әтиләренә мөрәҗәгать иттеләр. Әтиләр бик теләп бу эшкә алынды. Төрледән-төрле җимлекләр бакча түрләренә эленде. Ә балалар анда җим салу эшен үз җаваплылыкларына алдылар. Көн саен җимлекләрне кардан чистартып, кошларны ашатып тордылар.Чөнки алар кошларны ач үлемнән саклап калырга мөмкин икәнлеген бик яхшы аңлыйлар. Күп кошлар кышкы салкыннан түгел, ә ачлыктан үлә икән бит.

Кышлаучы кошлар турында күбрәк беләсе килү теләге белән без шигырьләр укыдык, табышмаклар чиштек, бармак уеннары өйрәндек, кошларны рәсемгә төшердек, пластилиннан әвәләдек.

Шулай итеп, нәни дуслары турында кайгыртырга өйрәнгән балаларыбыз киләчәктә дә чын табигать дуслары булырлар дип ышанасы килә.

 

Карадуган балалар бакчасы тәрбиячесе

Нигматуллина Раушания Фаил кызы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кошлар