Хөрмәтле мөселман кардәшләр! Сезне изге Ураза бәйрәме белән ихлас күңелдән тәбрик итәм.
Ислам культурасының борынгы традицияләренә барып тоташкан Ураза бәйрәме һәрбер мөселманның тормышында иң олуг вакыйгаларның берсе. Ул изге Рамазан аеның тәмамлануын белдерә һәм әхлакый яңарыш бәйрәме, үткәннең асылына төшенү һәм киләчәккә өметләр баглау көне булып тора. Ураза бәйрәме һәр йортка игелек, иминлек һәм сөенеч алып килсен!
Мөэмин-мөселманнарыбызның барлык милләт һәм дин вәкилләре белән берлектә дини-әхлакый идеяләрне һәм дәүләтнең җәмгыятебезне үзгәртеп кору программаларын тормышка ашыру өчен кулдан килгәннең барысын да эшләүләре шатландыра. Ул безгә алдагы көнгә ышаныч белән карау мөмкинлеге бирә.
Барлык мөселманнарга, башка дин әһелләренә, бөтен Татарстан халкына әхлакый һәм физик сәламәтлек, күңел көрлеге, зур уңышлар һәм бәхет телим!
Рамил НОТФУЛЛИН муниципаль район башлыгы
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев