Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Котычкыч хәл!

Халыкта “дамба” дип телгә кергән “Актаныш басмалары” буасында 31 май көнне 6 яшьлек баланың үле гәүдәсе табылды.

Аның югалуы хакында әнисе тарафыннан хәбәр район полиция бүлегенә иртән керә. Хокук саклау органнарының тикшерүе барышында, буа янындагы күпердә баланың киемнәре табыла. Суга кереп батып үлгән дигән фикер туа, әмма тиздән, ярдан 10 метр ераклыкта, үләннәр белән капланып куелган мәете табыла. Бу факт буенча Җинаять Кодексының 105 матдәсе буенча (үтерү) эш кузгатылган.

2014 елгы сабый, 30 май көнне якынча 23:30 сәгатьтә 1997 елгы күршесенә ияреп чыгып китә. Алар яшәгән йорт белән буа арасы якын түгел. 
6 яшьлек бала һәм 23 яшьлек ир-ат нинди уртак мавыгу тапкан – бу сорауга җавапны хәзер полиция вәкилләре һәм тикшерү комитеты эзли.
- Эх елады инде ул бала, гел елады. Шушы хәл белән тәмамланачагы билгеле иде инде. Безнең йорт иске, кечкенә. Күршенең тамак кырганы да ишетелеп тора. Шул баланың елавына түзә алмыйча төшеп, кисәтепләр дә йөргән вакытлар булды. Ярсып, идәннәргә ятып елый иде ул, никтер тынычландырмыйлар иде. Гел елады... – дип искә алдылар сабыйның күршеләре. 

Руслан Усманов

“Актаныш-информ”

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев