Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кояшлы көн хатирәсе

Татарстан Президенты программаларының бәрәкәтле булуын, республикабыз халкына игелекле нияттән тормышка ашырылуын Табигать-Анабыз да таный - узган атнада районыбызда булган тантаналы вакыйгалар ачылышына нинди ямьле, җылы, нурлы көн бүләк итте.

Бер көн эчендә (20нче августта) мәдәният, ял итү, спорт, сәламәтлек саклау объектларының ачылуы районыбыз халкының тормышын бар яктан да камил итәргә тырышуның нәтиҗәсе. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның да районыбызга эшлекле сәфәре әнә шундый искиткеч матур, аяз көнгә туры килде.

Түнтәр авылында Мәдәният сараен ачарга авыл халкы хәйран күп килгән иде. Көн дә мондый тантаналар күрмисең, көн дә Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашулар насыйп булмый шул. Мәртәбәле кунак үзе дә халыкны бик яратучан, килә-килешкә үк олылар белән якыннан кул биреп күрешеп, хәл-әхвәлләрен сорашып, ягымлы итеп сөйләшеп, сабыйларның аркаларыннан сөеп атлады. Шулай ук биредә Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, Дәүләт Советы депутаты Вагыйз Минһаҗев, Җөмһүриятебезнең Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин да бар иде.
Хөрмәтле кунакларны гармунчы егетләребез, баллы чәк-чәк тоткан милли татар кызы каршы алды.

Тантананы район башлыгы Рамил Нотфуллин ачып, авылга бу клубның гаять тә кирәклеген белдереп, урындагы "Дуслык" җәмгыятенең аеруча да зур хезмәте керүен билгеләп үтте һәм, әлбәттә инде, районыбызның Наил Сафиуллин җитәкчелегендәге төзүчеләр эшенә югары бәя бирде, мәдәният йортын салучыларга рәхмәтен белдерде. Ә тантана ачкычын төзүчеләрдән мәдәният йорты мөдире Гөлзәминә Габдрахманова кабул итеп алды.
Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин түнтәрлеләрнең куанычларын чын күңелдән уртаклашып, хан заманнарында мәдрәсә-мәктәпләре, игелекле байлары белән дан тоткан авылга бәхетле киләчәк теләде.
Бу уңайдан, авыл халкы исеменнән рәхмәт әйтергә алынган җәмәгать эшлеклесе, күп кенә тарихи китаплар авторы, мәгариф ветераны Рәфхәт Зарипов та нәсел тамырлары Түнтәргә килеп тоташкан, игелекле хәйрия эшләре башкарган Бөгелмә меценаты - Хәким бай турында сөйләп узды. Ул моннан бер гасыр элек мәчет-мәдәрәсәләр төзеткән, парк салдырган, икешәр катлы сәүдә үзәкләре булдырган, беренче кинотеатрны ачкан.

Фельдшер-акушерлык пунктын да үз биләмәсенә алган әлеге мәһабәт бина авыл халкына җыр-моңнарын мулдан өләшер, районыбыз күгендә яңа йолдызлар кабызып, республикабызга яңадан-яңа талантларын танытыр әле дигән өметтә калына. Нәкъ менә ачылган көнне үк тамашачыга мәдәният йорты сәхнәсендә тәүге концерт тәкъдим ителде.
Охшаш материаллар: Бүген түнтәрлеләр күркәм мәдәният учагын ачу тантанасында катнашты - мәртәбәле кунагыбыз Фәрит Мөхәмәтшин белән дә очрашты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250