Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күп еллар алдынгылар сафында

2003 елдан ул өлкән, ярдәмгә мохтаҗ кешеләребезгә хезмәт күрсәтеп, социаль хезмәткәр булып эшли башлады.Шушы еллар эчендә 26 кешегә хезмәт күрсәткән. Ул кешеләр авылда гына түгел бит әле.

Гарифуллина Раушания 1966 елда Яңгул авылында туган. 1993 елда Куныр авылы егете Шәфигулла белән гаилә корып бик матур гына яши башлыйлар. Шәфигулла колхозда механизатор булып эшли. 2 кызлары туа. Авылыбызның Тынычлык урамына зур йорт төзеп башка чыгалар. Көтмәгәндә, бик яшьли Шәфигулла вафат була. Ләкин сынарга, сыгылырга ярамый, балаларны тәрбиялисе, укытасы, зур тормыш юлына озатасы бар.

Раушания бик сабыр, акыллы, тырыш булды. 2003 елдан ул өлкән, ярдәмгә мохтаҗ кешеләребезгә хезмәт күрсәтеп, социаль хезмәткәр булып эшли башлады.Шушы еллар эчендә 26 кешегә хезмәт күрсәткән. Ул кешеләр авылда гына түгел бит әле. Куныр, Шода, Дорга, Кургем авылларына яңгырда, җил-давылда, буранда, аны зарыгып көтеп торган өлкәннәребез янына ашыга Раушания.

Тормыш туктап тормый бит ул. Раушания дә кызларын үстерде, укытты, берсен башлы-күзле итеп инде оныгын да сөя. Эшендә дә зур тәҗрибә туплап, яшьләрне өйрәтеп, һәр кеше белән уртак тел табып күп еллар алдынгылар сафында бара.

Раушания, сине бәйрәмен белән котлап иң изге теләкләрне генә җиткерәсе килә. Сәламәтлек, бәхет, гаиләңә тынычлык, иминлек, эшендә зур уңышлар сиңа.Гарифуллина Раушания 1966 елда Яңгул авылында туган. 1993 елда Куныр авылы егете Шәфигулла белән гаилә корып бик матур гына яши башлыйлар. Шәфигулла колхозда механизатор булып эшли. 2 кызлары туа. Авылыбызның Тынычлык урамына зур йорт төзеп башка чыгалар. Көтмәгәндә, бик яшьли Шәфигулла вафат була. Ләкин сынарга, сыгылырга ярамый, балаларны тәрбиялисе, укытасы, зур тормыш юлына озатасы бар. Раушания бик сабыр, акыллы, тырыш булды. 2003 елдан ул өлкән, ярдәмгә мохтаҗ кешеләребезгә хезмәт күрсәтеп, социаль хезмәткәр булып эшли башлады.Шушы еллар эчендә 26 кешегә хезмәт күрсәткән. Ул кешеләр авылда гына түгел бит әле. Куныр, Шода, Дорга, Кургем авылларына яңгырда, җил-давылда, буранда, аны зарыгып көтеп торган өлкәннәребез янына ашыга Раушания.

Тормыш туктап тормый бит ул. Раушания дә кызларын үстерде, укытты, берсен башлы-күзле итеп инде оныгын да сөя. Эшендә дә зур тәҗрибә туплап, яшьләрне өйрәтеп, һәр кеше белән уртак тел табып күп еллар алдынгылар сафында бара.

Раушания, сине бәйрәмен белән котлап иң изге теләкләрне генә җиткерәсе килә. Сәламәтлек, бәхет, гаиләңә тынычлык, иминлек, эшендә зур уңышлар сиңа.

Илзия Нәҗипова,
Куныр авылы китапханәчесе

instagram.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: социаль хезмәт һәм ярдәм күрсәтүче оешма