Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күперсез юлдан Кара күлгә  (+фоторепортаж)

Районыбызның сәламәт яшәү рәвеше үз итүчеләр унайсызлыкларга карап тормыйча, язгы ташу белән җимерелгән күперне читләтеп узып, Кара күлгә велосипедта сәяхәт итә.

Ә биредә җәйге су коену сезонын кар астыннан калкып чыккан чүпләр каршы ала. Кара күлнең бозы әле эреп бетмәгән, яр кырыйлары ачыла башлаган инде. Законсыз балык тоту белән шөгыльләнүчеләрнең җиһазлары күлнең тышкы ягындагы койма буйларында, ә Сабантуй паркы тирәсендәге хәлләр тагын да яманрак: ылыслы агачлыкның юл тирәләрендә буш шешәләр, пакетлар, cынган киштәлекләр, салют аткычның корпуслары ауналып матур табигатебезне ямьсезләп тора.

Тиздән, җәмәгатъ, милли бәйрәмебез Сабантуйлары якынлаша, махсус оешмалар күперен дә төзәтеп, ясап куяр, Кара күлнең тышкы ягындагы, юл читендәге чүпләр дә җыештырылыр. Әмма әлегә булган кадәргесе таш өстендә гөлләр үстерергә сәләтле Балтачыбызны бер дә бизәми шул.

Ринат Зарипов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев