Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күптән көткән асфальт... тик сикертмәсез

Узган атна ахырында урамыбызга (Төзүчеләр урамы) асфальт түшәделәр. Әлбәттә, моңа һәркайсыбыз куанып, шундый эссегә түзеп эшләгән эшчеләргә рәхмәт әйтеп, аларның эшен күзәттек.

Тик шатлыгыбыз белән бергә күңелебезне борчып торган бер мәсьәлә дә бар, 3нче һәм 5нче күпкатлы йортлар арасында балалар мәйданчыгы урнашкан, якын тирәдә яшәүче барлык бала да көнозын шунда вакыт үткәрә. Кайчак алар артыннан җитешеп тә бетеп булмый хәтта. Яңа асфальт булганлыктан машиналар тизлекләрен киметми генә "очалар" юлдан, чөнки хәзер анда махсус тизлекне киметү өчен куелган сикертмә юк. Күңелсезлекләрне алдан ук кисәтү йөзеннән шул мәсьәләне хәл итүдә сездән ярдәм сорыйбыз. Ул сикертмәне булдыру өчен кемгә мөрәҗәгать итәргә икән?

Зәлия Хәсәнова, Төзүчеләр урамы 5 йорт.

Без исә әлеге сорау белән Балтач шәһәр җирлеге башкарма комитетына мөрәҗәгать иттек, комитет җитәкчесе урынбасары Фәһим Сибәгатуллин: "Бу урында "лежащий полицийский" кую планлаштырылган. Асфальт бераз ныгып китүгә ул эшләнәчәк", диде.

Фото: http://xn--j1acbfdbbpfn7i.xn--p1ai/wp-content/uploads/2015/04/0797d72d50fe8e97b833b35ef444c812_1368463763_1000_1000.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250