Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күрде инде башлар (Дәвамы.)

Абый моторист булып, «Коммунар» комбайнына эшкә урнашкан иде, бер кулының бармакларын өздереп, тагын эшкә тулы көченә ярамый, инвалидлык бирделәр.

Ул күңелен төшермәде, Балтачта инвалидлар әртилендә эшли башлады. Партия юнәлеше буенча да эшли иде, комсомолның район бюросы члены булып та торды әле. Әти 1951 елны вафат булды, шул ук елны өй җимерелде, бер мунча бар иде, аны өй иттереп яши башладык. Сосна җидееллык мәктәбендә укып йөрим, Кариледә башлангычны бетергәч шунда укырга мендек.
Җиде классны бетергәч, ферма мөдире Мәгъсүм абый эшкә чакырды. Малайлар, менә сезгә 2 бозау, шуларны исән-сау көзгә кадәр көтсәгез, берәр бозауны бирдерәм, диде. Бозаулар белән бергә без дә ашарга яраклы көпшә, акбаш, чишмә суы эчеп көнне үткәрә идек. Көтүне фермага кайтару вакытын җиткерү бик авыр, бозауларны япкач, безгә яртышар литр сөт бирәләр. Мәгъсүм абый (урыны оҗмахта булсын) беренче көннән фермада сыер савучы хатынын чакырып, менә бу балаларга көн саен яртышар литр сөт бирерсең, дип әйтеп куйды. Ул сөтнең тәмлелеге әле дә авызда тора. Көз җитте, бозауларны тапшырдык, безгә берәр бозау бирделәр. Хезмәт хакы шушы булды. Мин ат белән фермада эшли башладым. 1956 елга кадәр ярты литр сөт өчен хезмәт иттем. Өйдә дә ашарга юк, нәрсәдер эшләргә кирәк дигән фикер һаман башта.
Үрнәктә тракторчылар курсына укучылар җыялар дигән сүз чыгуга, бер нәрсәгә карамыйча, шунда киттем. Көнгә өч тапкыр ашауны, тамак туюның нәрсә икәнен мин шушында белдем. Өс киемнәренең бирелүе күңелгә тагын да хуш килде. Квартира бушка, әле укыган өчен стипендия дә түлиләр. Уку еллары тиз узды, имтиханнарны яхшы биреп, «права» биреп чыгардылар.
Ни эшләргә дип озак уйламадым, Шубан авылында яшәүче апамның иптәше урман хуҗалыгында эшли, мин дә өй тезелешенә агач алып булмасмы, дип шунда урнаштым. 1957 елда комсомолга кердем, армиягә дә китеп бардым. Армиядә Әфганстан чигендә, Кушка шәһәрендә хезмәт иттем.
Дәвамы бар.
Язманың башы:
Наил Шәрифҗанов: «Күрде инде башлар»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250