Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күркәм картлык: тормышы чагылышы балаларда

Галәмдә бер генә әйбер дә бер-берсенә охшамаган. Кеше язмышлары бигрәк тә. Һәркайсыбызның үз юлы, үз сукмагы бар. Тик шунысы уртак: җир йөзенә без барыбыз да яратырга, яратылырга, оя корырга, бәхетебезне табарга килгәнбез.

Бөрбаш Сәрдегәне авылында яшәүче Хәсән Хөсәенов үзенең 85 яшьлек юбилеен билгеләп узды.

Галәмдә бер генә әйбер дә бер-берсенә охшамаган. Кеше язмышлары бигрәк тә. Һәркайсыбызның үз юлы, үз сукмагы бар. Тик шунысы уртак: җир йөзенә без барыбыз да яратырга, яратылырга, оя корырга, бәхетебезне табарга килгәнбез.

Районыбызда үрнәк гаиләләр бик күп. Алар белән һәрдаим танышып торабыз, аларны күреп күңел сөенә. Шундыйларның берсе – Бөрбаш Сәрдегәне авылында яшәүче Нурзидә һәм Хәсән Хөсәеновлар. Алар матур гомер кичереп, игелекле балалар тәрбияләделәр.
Хәсән абый гаиләдә бер генә бала үсә (бу гаиләдә туган 5 бала барысы да кечкенәдән ачлыктан, авырудан мәрхүм булалар), шуңа да яшәү өчен туганнарның ныклы терәге кирәк икәнен гомер буе үзенең тормышында тоеп яшәгән. Нурзидә апа Хөсәеновлар нигезенә 18 яшендә килен булып төшә. Гаиләдә берсе артыннан берсе 6 бала дөньяга килә. Аларны бергә багып, бергәләшеп аякка бастыра алар.

Хәсән абыйны Бөрбаш Сәрдегәне халкын мәдәни-агарту эшләренә тартучы да, сәнгатьне аңларга өйрәтүче дә буларак районда яхшы хәтерлиләр. Ул 1963 елда 7 класс белем белән клуб мөдире буларак хезмәт юлын башлап җибәрә, шушы чорда урта белем ала, Алабуга мәдәният училищесында читтән торып белемен күтәрә, 33 ел буе Сәрдегән авылының партия оешмасын җитәкли, төрле чаралар, фермаларда стенгазеталар, бюллетеньнәр чыгара, төннәр буе утырып язган чыгышлар һәм докладлар да, авылның әхлакый яктан торышына җавап бирә. Хәсән Хөсәенов гомер буе үз-үзенә таләпчән һәм башкаларга бар яктан үрнәк булды. Нурзидә апа да тыйнаклыгы, эш сөючәнлеге, кешелеклелеге белән зур абруй казанган төп йорт килене. Ул килен булып төшкән чакта урын өстендә яткан, инде үләр, дип кул селтәгән кайнанасын аякка бастыра, кайнана һәм кайнатага яңадан әле 19 ел хезмәт куя ул. Колхозда, бригадта эшли.

Хәсән абый белән Нурзидә апаның күркәм тормыш юлы, яшәү рәвешләренең дәвамы балаларының бүгенге тормышы чагылышы. Олы уллары Нургаян авылда, үзенең хезмәте белән «Бөрбаш» хуҗалыгын данлаган тракторчы, «Татарстан Республикасының атказанган механизаторы» дигән мактаулы исем йөртә. Кызлары Нурияне дә тормыш агымнары яңадан Сәрдегәнгә кайтарган, матур, салмак кына үткән көннәрдә аның әти-әнисенең хәлен белмәгән көне аз. Өченче уллары Зиннур да тормышын авыл хуҗалыгы белән бәйләгән, «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән исемгә лаек булды. Кызлары Гәүһәрия күптәннән Саба районында үз тормышы белән яши, тракторчы ире белән 2 егет үстерәләр. Бишенче булып дөньяга аваз салган Габделнурлары бүгенге көндә читтә яшәсә дә, аның ярдәмен даими тоемлыйлар. Авылдагы мәчеткә, үзе укып чыккан Бөрбаш урта мәктәбенә саллы гына ярдәм итү белән бергә, Биектау районында үзе яши торган Каенлык авылында мәчет тә салдыра ул. Яннарында төп терәк булган Айрат уллары киленнәре Энҗе белән бер кыз, бер егет үстереп, бүгенге тормышны гөрләтеп алып баралар. Айрат бүгенге көндә күңеле яткан үзенең эшен башлап җибәрде. Киленнәре Энҗе балалар бакчасында күңел җылысын биреп хезмәт куя, аның мөлаемлыгы, кешеләргә ачык мөнәсәбәте кайнанасы Нурзидә ападан күчкәндер, мөгаен.

Шушы көннәрдә Бөрбаш Сәрдегәне авылында яшәүче Хәсән Хөсәен улы Хөсәенов үзенең 85 яшьлек юбилеен билгеләп узды. Тугызынчы дистәсенә пар канатлы булып, балалар һәм онык-оныкчыклар хөрмәтендә якынлашуы белән бәхетле райондашыбыз. Әле озак еллар тулы бәхеттә, сәламәтлектә, иминлектә яшәргә язсын иде.

Фото: Хөсәеновлар гаиләсе архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гайлә