Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күркәм сыйфатларның иясе

Кеше һәр яктан да матур булырга тиеш. Әгәр дә кеше тышкы яктан чибәр булып, эчендә начар уйлар булса, ул инде яхшы кеше була алмый.

Кешелеклелек, изгелек, ягымлылыкны мин кешедәге иң матур сыйфатлар дип атар идем. Тормышта шушы сыйфатларның барысын да үзенә сыйдырган безнең иң хөрмәтле кешеләребез - укытучылар. Минем беренче укытучым - Раушания апа Вәлиева да иң күркәм сыйфатларга ия. Аның беренче тапкыр каршы алуы, әйткән сүзләре бүгенгедәй хәтеремдә. Ул бик гадел һәм сабыр, тыныч һәм ягымлы. Безнең әйбәт булуыбызны, яхшы укуыбызны тели. Уңышларыбызга сөенә, кайгыларыбызны уртак итә, һәрберебезнең хәленә керә. Укытучыбыз һәр дәресне бик күңелле, кызыксынырлык итеп үткәрә, аның белмәгәне юк, бөтен сорауга да җавап табып өлгерә. Ул укытучы гына түгел, ә артист та, язучы да. Мин укытучымны бик хөрмәт итәм.
Минем әнием дә - укытучы. Шунлыктан әлеге һөнәр ияләре миңа яхшы таныш. Укытучы һөнәре игенче һөнәре белән бер. Игенче орлыкны туфракка чәчә, ашлый, карап үстерә. Зур, авыр хезмәт аша уңышка ирешә. Ул игеннәр бөтен халыкны сөендерә. Укытучы да нәни бала күңеленә орлык чәчә, белем һәм тәрбия бирә. Укучысы алган тәрбиясен һәм белемен кулланып халкына хезмәт итә. Укытучыларның авыр һәм мактаулы хезмәтләрендә уңышлар, шатлыклар, сәламәтлек телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев