Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күркәм юбилей

Балтачыбыз горурлыгы, районыбызның хөрмәтле шәхесе, 1999-2012 елларда Балтач районын җитәкләгән Марат Хәй улы Зариповка 2 ноябрь көнне 70 яшь тулды.

Мөхтәрәм Марат Хәйевич! Сезне ихлас күңелдән күркәм юбилеегыз белән тәбрик итәбез, алдагы тормыш юлыгызда бәхет, бәрәкәт, исәнлек-саулык, ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, көч-куәт телибез.

1950 елда Балтач авылында дөньяга килеп, биредә белем алып, хезмәт юлын да туган ягында башлап, гомер буе Балтач районына тугры хезмәт иткән киң эрудицияле, нык характерлы, кешелекле, гаять тә көчле оештыру сәләтенә ия күркәм шәхес сез. Үзегезнең шәхси үрнәгегез белән сәламәт яшәү рәвешен, физкультура һәм спортны пропагандалавыгыз нәтиҗәсендә районыбызны спорт сөюче җирлек дәрәҗәсендә үстердегез. Һәр өлкәдә дә алыштыргысыз хезмәт алымнарыгыз әле дә булса саклана, киңәш-тәкъдимнәрегез бөек эшләргә этәрә. Сез идарә иткән еллар районыбыз тарихы битләренә тирән эз салды, бүгенге матур, бәрәкәтле көннәргә рухландырды.

Хөрмәтле Марат Хәйевич! Ялкынлы хезмәт юлыгызның якты хатирәләре туар таңнарыгызны бизәсен, күңел күтәренкелеге белән яшәргә язсын, яшәү яме, бәхет тәме җаныгызны иркәләсен, ныклы сәламәтлек мәңге ташламасын, якыннарыгыз янәшәсендә шатлык-куанычларга төренеп, бәрәкәтле гомер итәргә насыйп булсын!

Иң изге теләкләр белән, Балтач район советы хезмәткәрләре.

Юбилярны район башлыгы Рамил Нотфуллин котлап, Балтач районының Мактау таныклыгы һәм истәлекле бүләк тапшырды. Марат Зариповка шулай ук Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хаты бирелде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юбилей котлау 70 яшь