Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Күрәсеңдер язмыш, ә язмыштан юк шул узмышлар..." - рәхмәт хаты

11 гыйнвар таңы гаиләбезгә зур кайгы алып килде. Иң якын кешебез, кадерле тормыш иптәшем, кадерле әтиебез Габделхан Гыйләҗетдин улы көтмәгәндә арабыздан китеп барды. Мондый авыр хәсрәттән югалып калдык. Ярый әле янәшәбездә ярдәмчел, мәрхәмәтле кешеләр күп булды.

Кайгыбызны уртаклашмаган, ярдәм итмәгән кеше калмады. Кайгыбызны җи-ңеләйтергә теләп юату сүзләре әйткән, матди һәм рухи ярдәм күрсәткән, соңгы юлга озату йолаларын башкарган авылыбыз өлкәннәренә, туганнарыбызга, дусларыбызга, хезмәттәшләребезгә, район җирлеге баш бухгалтерларына, классташларыбызга, күршеләребезгә, Габделхан белән укыган СПТУның 1991нче елгы чыгарылышның 31нче группасына, улыбыз, кызларыбызның сыйныфташларына, дусларына, авылыбыз яшьләренә чын ихластан рәхмәтләребезне җиткерәсебез килә. Безгә кылган яхшылык-изгелекләрегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын. Кайгыхәсрәтләр күрми яшәгез.

Фәләхетдиновлар гаиләсе, Борнак авылы

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рәхмәт хаты искә алу рәхмәт сүзе