Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

КҮРШЕҢ БЕЛӘН ҖИР БҮЛӘ АЛМАСАҢ

Күршеләр арасында җир кишәрлеге белән бәйле бәхәсләр еш була.

Мондый очракта нишләргә, дип редакциягә мөрәҗәгать итүчеләр дә җитәрлек. Җир кишәрлеге аркасында “сугыш” чыкмасын өчен нәрсәләрне истә тотарга кирәклеге турында Татарстан Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Линар ГАТИН белән сөйләштек.

— Ни өчен күршеләр арасында җир кишәрлегенә бәйле бәхәсләр килеп чыга?
— Кеше үз кишәрлеген ызанламау, документаль рәвештә рәсмиләштермәү, бердәм дәүләт реестрында теркәмәү аркасында җир кишәрлегенең чикләрен белмәгән күршеләр арасында аңлашылмаучанлыклар килеп туа.
— Үз кишәрлегеңне ничек ызанларга?
— Иң беренче эш итеп күршең белән чикләр дөрес бүленергә тиеш. Моның өчен кадастр инженерын чакыртырга кирәк. Татарстан Росреестрының рәсми сайтында (rosreestr.tatarstan.ru) ышанычлы кадастр инженерларының рейтингы урнаштырылган. Инженер белән килешү төзелгәннән соң, ул документлар нигезендә, кишәрлекнең чикләрен билгели, ызанлый. Күршеләр белән бәхәсләр, аңлашылмаучанлыклар килеп чыкмасын өчен, ике арада килешү акты имзалана. Аннары җир кишәрлеген кадастр хисабына куярга, җир кишәрлеге сезнең милек икәнне раслап, күчемсез милекне теркәү буенча бердәм дәүләт реестрында теркәлергә кирәк. Документларны электрон формада, күпфункцияле үзәкләр аша да тапшырырга була.

— Җир кишәрлеге аркасында күрше белән бәхәс чыкса, нишләргә?
— Җир кишәрлеге турындагы мәгълүматны күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрыннан, шулай ук күпфункцияле үзәк аша выписка формасында соратып алырга була. Әгәр җир буенча закон бозылу күзәтелсә, милекчеләр уртак фикергә килә алмаса, Татарстанның Росреестр идарәсенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Мөрәҗәгатьне Россия Дәүләт хезмәтләре порталы аша юлларга да була. Борчыган мәсьәлә буенча Росреестрның 8 (843) 255-25-22 телефоны аша шалтыратып сорашырга мөмкин. Районда яшәүчеләр Росреестр идарәсенең территориаль бүлекләренә мөрәҗәгать итә ала.

— Әгәр кадастр инженеры чикләрне билгеләгәндә ялгышлык җибәрсә, әйтик, үлчәү приборы дөрес күрсәтмәгән булса, нишләргә?
— Мондый очракта күршеләр белән уртак фикергә килеп, кадастр инженерына барып, ялгышны төзәттерергә мөмкин. Күршеләр белән яңа килешү акты төзелә. Әгәр үзара аңлашылмаучанлык килеп чыккан икән, мәсьәләне суд ярдәмендә генә хәл итеп булачак.
— Җирне законсыз алган кешеләргә нинди җәза каралган?
— Әгәр җирне саклау һәм куллану буенча тәртип бозулар ачыкланса, административ җаваплылык каралган. Моның өчен штраф яный. Аның күләме законсыз яулап алынган җир кишәрлегенең кадастр бәясеннән чыгып исәпләнә һәм шуның 1-1,5 %ын тәшкил итә. Бу сумма 5 меңнән дә кимрәк булмаска тиеш.


Эльвира МОЗАФФАРОВА.
Чыганак: "ИРЕК МӘЙДАНЫ" газетасы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев