Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күршеләр

«Күршеләр - иң якын кешеләр» дигән рубриканы быел да дәвам итәбез. Сездән күршеләрегез турында җылы да, гыйбрәтле вә сабак алырлык язмалар көтеп калабыз.

Яхшы күршем
Бу дөньяда күршеләрдән башка яшәп булмыйдыр. Күршеләрнең дә була төрлесе - яманы, яхшысы. Берәүләре бер-берсеннән көнләшсә, икенчеләре синең уңышларга сөенеп яши. Хәтта кайбер күршеләр туганнан да якын була. Ә менә авыл җирендә яшәүче күршеләр берсе өчен берсе үлеп тора. Минем дә әйбәт күршеләрем Ильяс абый белән Фәния апа турында язасым килә. Ильяс абый бик ярдәмчел, уңган кеше. Алар безгә һәр эштә булыша: бәрәңгене бергәләп утыртабыз, эш беткәч, самавыр кайнатып чәй эчәбез. Берәр җиргә китсәк, йорт-җиребезгә күз-колак булып торалар. Без дә аларга ярдәм итәргә тырышабыз. Әни берәр тәмле әйбер пешерсә, чәйгә чакырабыз. Әнә шулай, күршеләр белән дус-тату яшәп ятабыз.
Алсинә НУРИЕВА
Балтач гимназиясе укучысы

Фото интернет челтәреннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250