Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күршеләр батырларны онытмый (фото)

Арчадан Казанга һәм Казаннан кире кайткан чакта Арчада һәркемне Советлар Союзы геройлары "каршы ала".

Төсле фотосурәтләр белән эшләнгән бу баннерлар әллә каян игътибарны үзенә җәлеп итә. Тарих белән кызыксынмаган яшь буын өчен дә менә дигән патриотик тәрбия бу. Китаплардан укып, район тарихын өйрәнеп белмәсә дә, фотосурәттән күргәч, истә кала инде ул. Баннерлар яныннан узганда үзеннән-үзе кызыксыну уяна. Мин дә бик кызыксынып карадым. Арча районы дүрт Советлар союзы Герое бүләк иткән икән. Ә Балтачыбыз исә алты геройның туган төбәге. Безгә дә күршеләрдән калышырга ярамый, яшь буын үз геройларын белеп үсәргә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250