Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күршеләрдә 18 яшьлек егет суга батып үлгән. Аллам сакласын!

Ашыгыч хезмәтнең 112 номерына Саба районының Миңгәр авылында буада 18 яшьлек егетнең батуы турында хәбәр килгән.

Бу урында коену тыелган. Буа янына 4нче зональ эзләү-коткару отряды водолазлары килгән. Алар егетнең мәетен ярдан 30 метр ераклыкта табып алган. Бу турыда «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Һава һәм су температурасы төшү сәбәпле, егетне көзән җыерган булырга мөмкин. Кагыйдә буларак, мондый вакытта кеше ярдәмгә дә чакыра алмый.

Көзән җыеру куркынычыннан тыш, боз кебек салкын суга чумган кешенең йөрәге туктарга яки ул сулыш алудан туктарга мөмкин.

Җиһазландырылмаган урыннарда коенган өчен 1-1,5 мең сум штраф каралган, дип искәрттеләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев