Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күршеләрдә кунакта булдык

Яхшы күршеләрең булганда кунакларга йөрешеп, аралашып, дус булып яшәү үзе бер рәхәтлек бирә. Әле ул кунак булу белән беррәттән аларның эш тәҗрибәләрен дә өйрәнеп кайтсаң, кунакка бару икеләтә файдалы була.

Сентябрь ахырында безне Смәел авылы мәчетенә Корбан ашына чакырдылар. Болай олылап чакыруны без бик шатланып кабул иттек һәм ерак юлны якын итеп юлга чыктык. Иртәдән көн кояшлы булганга басу юлларыннан гына йөреп юлыбыз бик күпкә азайды.

Смәел авылына кергәч тә төзек, матур өйләрне, каралты-кураларны күреп бик сокландык. Монда чын татар авылы икәне ерактан ук күренеп торды. Ә инде ак яулыклы әбиләрнең урам тутырып мәчеткә баруларын күргәч күңелебез бераз нечкәреп китте. Мондый күренешне без бик сирәк күрәбез.

Мәчет имамы Шамил хәзрәт Хаҗиев һәм мөтәвәлли Солтан хәзрәт Фатихов безне бик җылы каршы алдылар. Ерактан килүчеләр буларак чәй эчеп алырга чакырдылар һәм без Смәел суы чәен татып карадык.

Шамил хәзрәт авыл карт-карчыклары һәм килгән күп кунаклар каршында Смәел мәчетенең ике Корбан гаете арасында башкарылган эшләргә нәтиҗә ясады. Аның чыгышыннан без үзебезгә бик күп яңалыклар ачтык һәм файдалы чаралар үткәрүне өйрәндек. Дөрес, без, башка милләтләр арасында яшәп дин эшләрен алып баручыларга, Смәелләр белән ярышып булмый.

Аш мәҗлесендә Казан "Өмет" мәчете имамы Равил хәзрәт Бикбаевның вәгазен зур кызыксыну белән тыңладык. Күмәк хуҗалык рәисе Илһам Шакировның котлау чыгышы җитәкченең дингә, өлкәннәргә ихтирамын күрсәтте. Күмәк хуҗалыкның мәчет эшчәнлегенә зур ярдәм күрсәтүен без бик көнләшеп кабул иттек һәм алдагы көннәрдә дә шулай булсын дигән теләктә калабыз.

Бәйрәм табыны бик мулдан хәзерләнгән. Табын әзерләүчеләргә тырышлыклары һәм осталыклары өчен мәҗлестә катнашучылар рәхмәтләрен, изге теләкләрен белдерделәр.

Бәйрәм табыныннан соң Солтан Ибраһим улы Фатихов Смәел мәктәбендәге музей белән танышуны оештырды. Музейда безне укытучы Гизатуллина Миләүшә Рафик кызы бик җылы каршылап, бик күп экспонатлар белән таныштырды. Монда авыл тарихы белән бергә Малмыж районы авыллары турында тарихи истәлекләр куелган.

Без бу сәяхәтебездән бик канәгать булып, рухи азык һәм күп файдалы мәгълүматлар алып кайттык. Алдагы көннәрдә дә дуслык җепләребез өзелмичә озак дәвам итсен дигән теләктә калабыз. Тагын бер тапкыр рәхмәт сезгә күршеләр дип әйтәсе килә. Шушы форсаттан файдаланып, Смәел мәчете әһелләрен, барлык өлкәннәрне өлкәннәр көне белән котлап тазалык, бәхетле картлык, хәерле гомер телибез. Шулай ук безнең котлаларыбыз һәм изге теләкләребез Шеңшеңәр өлкәннәренә дә барып ирешсен.
Эдуард Исламов,
Малмыж районы
Аджим авылы.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250