Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күршеләрдә шәхси йорт мизгел эчендә янып көлгә әйләнгән. Ярдәм кирәк

24 апрельдә кичке биштә Арча районының Урта Аты авылында янгын чыгып бер хуҗалык мизгел эчендә көлгә әйләнгән. Янгын вакытында йорт хуҗасы өйдә була. Утны сүндерергә керешә. Әмма үзе шул арада пешү ала.

— Бөтен авыл халкы утны сүндерергә ярдәм итте, аннан май бәйрәмнәрендә сүтү, җыештыру эшләренә ярдәмгә килделәр, - дип сөйли шул авылда туып-үскән Айнур Кәримов, - Кызганыч, йортны саклап калып булмады, ул яшәргә яраксыз. Хуҗа егет Рөстәм Хадиев күптән түгел генә бер уйламаганда авырып киткән әнисен җирләгән иде. Инде менә тагын олы кайгы. Бик авыр аңа, сыеныр өчен бертуганнары юк. Без, авылдашлары, дуслары бердәм булып, ярдәм итәргә алындык. Мөлкәте дә үз исеменә күчерелеп өлгермәү сәбәпле, иминият түләвен дә ала алмый. Хәзер янгынның килеп чыгу сәбәпләрен ачыклыйлар, ут чыбыкларыннан чыккан дигән хәбәр бар. Авылдашыбыз бүген ярдәмгә мохтаҗ, ул хәзер хастаханәдә дәвалана, куллары, бите, тәне пешкән.

Ярдәм итәргә теләүчеләр булса, телефоннарыбыз: 89274373839, 89655943837. 

Бәлкем, кием-салым белән ярдәм итәргә теләүчеләр табылыр. 46-48нче размерлы ир-ат киемнәре, 42 размерлы аяк киеме кирәк.

Акчалата ярдәм итәргә теләүчеләр өчен: 4276 1609 6944 8316 Сбербанк, 5536 9138 7677 1516 Тинькофф Зәлинә Кәримова исемендә.



Фото: Зәлинә Кәримова

Чыганак: Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев