Көрәшеп… уза гомер
«Мине көрәш дөньсына Рафис Насыйбуллин гына алып кереп китте. Әле дә шуннан чыга алмый тилмерәм», - дип шаяртырга ярата ул, очрашкан саен. Чыннан да, көрәш ул безнең хәзерге вакытта яшәү рәвешебезгә әйләнеп бара, шул.
Әле уйлап утырам. Күптәнге дустым Хәертдингә дә 60 тула икән, бит. Аның тормыш юлын бераз күз алдыннан кичердем дә, мин аның көрәшче буларак кына түгел, гомүмән кеше буларак, нинди көчле шәхес булганын аңладым. Көчле шәхесләргә хас барлык сыйфатлар да тупланган икән, бу кешедә. Иң беренче, хезмәте нинди авыр булуга карамастан, күңел төшенкелегенә бирелү булмады, анда. Хезмәт юлында нинди генә каршылыкларга очраса да, гомеренә зарлана белмәде, гел алга барудан туктамады. Килеп туган авырлыкларны да үзенә тиешле сынау буларак кына кабул итте.
Ә бит алары җитәрлек булды. 33 ел кулланучылар җәмгыяте системасында хезмәт куюны, мин инде аның үзен зур батырлык дип саныйм. Белеме буенча агроном кешегә басуда таң атканын каршылап, кояш баюын карап, кошлар сайравын тыңлап, туган авылында хезмәт кенә куясы иде, югыйсә. Нишлисең, язмыш шулай кушкандыр инде. 1979 елда шушы системада хезмәт юлын гади шофердан башлап, район дәрәҗәсендәге хуҗа булганчы, нинди генә катлаулы хезмәт юлы үтәргә туры килмәде, аңа. Пыжмарада яшәп, Балтачына да, Шәмәрдәненә дә, Чепьясына да барып эшләргә туры килде аңа. Үз вакытында хәзерләүче хезмәтенең авырлыкларын да татып карады, шәхси эшмәкәр дә булып алды, сәүдә берләшмәсен дә җитәкләргә туры килде. СССР таркалып барган елларда нинди авырлыклар белән Чепья зонасында берләшмә кибетләрен саклап кала алган бердәнбер кеше булды. Нинди генә таулар вәгьдә итеп карамадылар үзенә, ул чакта. Ә ул барыбер бирешмәде, курыкмады, үз максатына иреште. Ихтыяр көче дә зур булды инде, аның. Шулай булмаса, бер дә курыкмыйча, 2012 елда районыбызның иң авыр, четерекле тармагы - район кулланучылар җәмгятен җитәкләргә алыныр иде мени ул. Җитәкчелек вакытында да ул беркемне дә кабатламады, аның үз кыйбласы булды. Бүгенге көндә дә көнне, төнне, ялны аямыйча, хезмәт куя ул. Көздән алынып – кыш уртасына кадәр, шимбә саен башкалабызда узучы ярминкәләргә бару, Казанда узган дөнькуләм спорт Чемпионатларында кунакларга сәүдә хезмәте күрсәтү – нинди зур көчләр сорый торган чаралар.
Ярый әле, хезмәтен вакытында куреп, бәяли белгәннәр. Шуңа сөенәбез. Республика, район җитәкчелеге тарафыннан гел макталып тора, Хәертдин. Инде менә соңгы вакытта бүләкләрнең иң югарысы - Россия куланучылар җәмгыте Үзәк Союзының Мактау таныклыгы өстәлгән.
Безнең спорт даирәсендә дә олы ихтирамга лаек шәхес бит әле, Хәертдин Гаяз улы Шәйхетдинов. 1976 елда Иске Йөректә Сабантуйның баш батыры булып танылганнан бирле /дистә елдан артык ул тирә авылларның баш батыры булып торды Н.С./, ул көрәш келәмендә дисәм дә ялгыш булмастыр, минемчә. Барыгыз да беләсез инде, район Сабантуенда менә ике ел инде рәттән, ветераннар арасында баш батыр булып калды, «егетебез».
Көрәшкә карата яшьлек дәрте әле дә сүнмәгән шул Хәертдиндә. Әле 50 яшен тутырганда да ул район башлыгы призына узучы ярышларыбызның чемпионы булып калды. Яшь вакытларын күз адына китерсәк, без аның нинди көрәшче, герче, аркан тартучы икәнен беләбез инде. Эштән соң да әле ул үзе өчен генә шөгыльләнеп калмыйча, үзе артыннан бик күп яшьләрне ияртә торган иде. Күп еллар Пыжмарада спортинструктор булып эшләп, бик күп яшьләрне келәмгә чыгару да үз көчен кызганмады. «Мине көрәш дөньсына Рафис Насыйбуллин гына алып кереп китте. Әле дә шуннан чыга алмый тилмерәм», - дип шаяртырга ярата ул, очрашкан саен. Чыннан да, көрәш ул безнең хәзерге вакытта яшәү рәвешебезгә әйләнеп бара, шул. Шулай көрәшне дәвам итеп, алга таба да бернигә карамыйча хезмәт итәргә язсын сиңа, Хәертдин! Юбилеең белән, дустым!
Фото: автор
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев