Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күсе дә булдымы хайван? яки баш мәче зары (Яңа ел алды шаяруы)

Йә, гаделлекме инде бу, җәмәгать? Бөтен җирдә шул куркак, астыртын, зарардан бүтән бер бөртек файдасы булмаган кимерүчеләрдән тәки герой ясап маташалар бит. Гәҗиттә алар, плакат-календарьларда алар, әле кар яуса, капка төпләренә, урамнарга кардан-боздан һәйкәл кадәрле итеп сыннарына кадәр ясап куярлар.

Җеннәребезне чыгара да инде шуларның кукыраеп басып торулары! Күсе елы килә, янәсе. Һай күсе, вай күсе дип сикертеп-үсендереп, әйдә, үрчетегез инде шуларны. Бөтен дөньясын тычкан-күсе басса, нишләрсез икән аннары, карарбыз. Ул азгыннарга җүнле сүз түгел, аларга каршы көрәш игълан итәргә кирәк, ләбаса! Бөтен мәчеләр, бөтен хуҗа-хуҗабикәләр бергәләп көрәшсәк тә, таманга киләчәк әле.

Аның күселәре генә түгел, ачу китереп, безнең койрык очы кадәрле тычканнарына кадәр безнең ел килә дип шапырынган була бит, хәчтерүшләр!

Бер “мияу!” дигән сүзебез җитә, бөтен ырулары белән безнең тырнак сыешлы ярыкка кереп тулачаклар бит, югыйсә. Без йоклап ятканга, бәйрәм алдыннан бераз черем иткәнгә генә шулай гайрәт чәчә алар. Безгә нәрсә, мыек астыннан көлеп, кылансагыз, кыланып калыгыз инде дип сырт киптереп ятабыз шунда.

Менә, Яңа елның беренче көне җитсен әле, белербез кем бәйрәме икәнен! Нәрсә, аңламаганга салышасызмы? Ялгыш әйтмим, безнең ел бу, безнең ел килә! Кәгазьдә ник шунда күсе елы дип алтын хәрефләр белән язмыйлар, барыбер безнең “урам” бәйрәме бу! Күсе елы килә дип мактанышсыннар, иләс-миләс килсеннәр шунда. Аларның иләс-миләс килүе безнең файдага ич.

Ауларга җайлырак булыр. Әллә, минәйтәм, хуҗалар безгә уңайлырак булсын, күсе-тычкан бу алдавычка капсын өчен шушы бәйрәмне махсус уйлап таптылар микән? Хуҗаларыбыз үзләре дә бит, әнә, ничә еллар ил башлыкларының хезмәт хакларыгыз, пенсияләрегез арта дигән вәгъдәсенә “каба”. Ел саен алдыйлар, ел саен алданалар. Җә, ул илдәге котырып арткан бәяләр янәшәсендә ул арту сизеләме инде? Мескеннәр, һаман өметләнгән булалар тагын үзләре.

Бәяләр арту димәктән, сөткә бәяләр артты дип, өстәгеләр чистый өнне алды. Ач калабыз дип тәмам курыккан идек. Дөрес, шәһәр мәчеләре сизә үзе ул артыклыкны. Кибет сөте эчкән мыекбайларга бераз авыррак диюем. Әй, әйдә, судыр, чуртымдыр кушкан, айлар-атналар буе әчеми торган ул сөтне эчкәнче, “Вискс”ларны күбрәк ашарлар. Әле аны ашап егылып үлгән мәче юк. Ә авыл мәчесенә, нәрсә. Хуҗабикәләре алардан иртәле-кичле парлы сөтне жәлләми, барыбер хөкүмәт бездән шалкан бәясенә алып, алты бәясенә сата дип җылы сөткә кинәндерә. Иттән дә өзелгәннәре юк, шөкер. Сугым чорында, кышкы чорда бүксә-чырайларга хәйран ит кунып кала дип сөенәләр.

Карале, үзем дә бәйрәм тәэсиренә алданып, тәки сүземнең очын югалтып маташам бит. Сүзем бит безнең турыда түгел, күсе мәльгун турында иде, ләбаса. Әле җитмәсә, шул җүнсезләргә Кәбисә ел да туры килгән.

Башкалардан бер көн артыграк түрә булып утырабыз дип мактанышалар ди хәзер. “Кайдан гына мәче килеп чыгар дип”, ел кәнәфиендә 365 көн утырдың ни дә, 366 көн утырдың ни? Аермасы юк. Йә, җитәр, шулар турында сөйләп авызымны пычратып, аппетитымны котыртып утырасым килми. Күсе дә булдымы хайван?! Шуларны календарь сайлауларында катнашучы унике кандидат арасына кемнәр керткән дә без мәчеләр кебек кешеләргә файдалы, ат кебек игелекле хайваннарга тиң итеп кемнәр сайлап алган? Башка җүнлерәк хайван беткән дип белерсең. Аптырарсың, валлаһи!

PS. Бу язмам моннан унике ел элек язылып, “Ватаным Татарстан” газетасында дөнья күргән иде. Укып карагыз әле, унике ел үткән. Әмма бер нәрсә дә диярлек үзгәрмәгән. Барысы да шул ук. Бүген дә ышана-өметләнә еллар алмашуын көтәбез... Нидер үзгәрер дип. Үзгәрсә, тик яхшыга үзгәрсен иде ул. Шулай бит? Һәм өметләр өзелмәсен иде...

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яңа елны каршылап