Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Көшкәтбаш авылы чүплегеннән фоторепортаж

Туган авылым кырларын чүпкә батырып урадым, дип җырлыйсы килеп китте бу манзараны күргәч, иләктер-чиләктер дигәннән, ниләр генә юк биредә, искене сүткәннәр дә бирегә китереп атканнар (ягарга ярамады микәнни?), иске саламнар да җирләрне ашлауга ярамаган, чүпкә чыккан, макулатура да җыймыйлар микәнни соң биредә (район җирендә чирек саен балалар макулатура җыя), капчык-капчык “байлык-нигъмәт”, шулкадәр муллыкта яши икән биредәге халык дип уйларсың, билләһи.

Инде табигатьне чистартабыз дип чүплекләрне юкка чыгара барган бер мәлдә менә сиңа тамаша! Матур эшләр янәшәсендә табигатьне пычрату бер дә күңелле күренеш түгел. 
Авылга чүп машинасы даими килә, чүпкә акча түлиләр, шуннан соң да шушы галәмәт, ди Субаш авыл җирлеге башлыгы Рәнис Вафин. Чүплекнең эченә кертеп тә салмыйлар, кырыйга ташлыйлар да китәләр. Нәрсә генә юк бит биредә, шешәдер, кәгазьдер, чүпрәк-чапрактыр, полиэтилендыр, эчке киемнәргә кадәр бар хәтта. Басуга оча бит алар, көтүлекләре шуннан ерак түгел, маллар авызына керергә мөмкин бит. Инде күпме әйтә-кисәтә килдем, чүп машинасына чыгарып була торган чүпләрне монда ташламагыз дидим, юк, һаман да аңламыйлар. Чисталык, матурлык үзебез өчен кирәк ләбаса, берәү дә читтән торып чисталык белән тәэмин итә алмый. Табигатьне пычратмыйча, әйләнә- тирәлектәге матурлыкны саклый белеп яшәсәк иде. 
Авыл җирлеге чүплекне эттерткән, чистарттырган. Хәзер инде бирегә җирлек башлыгы рөхсәтеннән башка чүп ташлау тыела ди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев