Хөрмәтле хатын-кызларыбыз!!! Җәй узып бара... Җәйнең матурлыгын күрергә вакыт та юк кебек. Безнең якның табигате чит илнекеннән бер дә ким түгел.
Үз күңелеңне үзең күрмәсәң тормышның кызыгы юк. Әйдәгез әле, үзебезнең күңелне ачып, җәйнең матурлыгына хозурланып, серләшеп, гөрләшеп бер чәй эчеп алыйк. Чәй - җанга җәй бит ул. Моның бер авырлыгы да юк, бары тик термос белән чәеңне һәм күчтәнәчеңне, чынаяк белән чәй тәлиңкәңне алып билгеләнгән урынга гына килергә кирәк булачак. Күршенеке һәрчак җайлы,яхшы, тәмле була бит инде ул, кемнең чәе тәмлерәк икәне шунда ачыкланачак.
Кире кагулар кабул ителми. Мәктәп, детсад, контора, мәдәният йорты, ферма, медпункт, почта, бригада, кибет кызларына, пенсионер апаларга, әбиләргә, бәби белән ялда утыручыларга килү мәҗбүри. Күрше авыл кызларын да көтеп калабыз. Бер күрешү - бер гомер, әйдәгез бер чәй артында сөйләшеп кайтыйк.
Олы ихтирам хисләре белән ШАТ-Көшкәтбашлылар
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев