Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Көшкәтбашны кемнәр шат итә?

"ШАТка көнгә бер кереп чыкмасам ач калган кебек булам. Бөтен авылдашларның яңалыгын, куаныч, шатлыкларын белеп тору бик рәхәт" ди шалканлылар.

Бүген инде һәр авылның вконтактеда үз бите бар. Авыллар арасында иң активы, мөгаен, Көшкәтбаштыр. Аларның "ШАТ-Көшкәтбаш" төркеме  үз авылларында гына түгел, районда да бик популяр. Юкка гына:  "ШАТка көнгә бер кереп чыкмасам ач калган кебек булам. Бөтен авылдашларның яңалыгын, куаныч, шатлыкларын белеп тору бик рәхәт" дими торгандыр  шалканлылар.

Ә кемнәр эшли, хезмәт куя соң бу төркемдә? Алар төрле... һәркемнең үз вазифасы... әмма алар  бер уртак эш башкара.

- Төркемгә куелган яңалык төркем исеменнән булса да, бер яңалык өстендә берничә кеше эшли. Бер- беребезне тулыландырабыз, төзәтәбез, үзгәртәбез. Гөлшат Ганиева, Гөлнара Рахматуллиналар- хәбәрчеләребез, Гөлназ Галимова - хәбәрче/редактор, Гүзәлия Хасанова- комментатор/хәбәрче, Назлыгөл Нәкыйпова -фотограф, Лилия Гарифуллина- хәбәрләрне урнаштыручы/админ. Без һәркемнең яңалыгына куанабыз, беркемнең язмасына да битараф калырга тырышмыйбыз.
Яңа елда да бергә булып матур итеп эшлик дигән теләктә калабыз. Һәрчак безнең белән булыгыз. Без сезне яратабыз! Яңа ел белән!", ди төркемнең җитәкчесе Лилия Гарифуллина.

Сокланырлык, үрнәк алырлык. Молодцы, кызлар! 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев