Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Көшкәтбашта "Тәмле агач" барлыкка килгән

Мәктәбебездә шаулап-гөрләп "Уңыш" бәйрәме узды. Аның төп кунагы - җирән чәчле, зәңгәр күзле көз кызы Сөмбелә иде.

Ул балаларга күчтәнәчләр белән беррәттән кызыклы уеннар, табышмаклар да алып килгән. Укучылар көзге яфракларны тану, алма җыю, серле тартмадагы яшелчә һәм җиләк-җимешләрне кул белән тиеп тану кебек уеннарда бик теләп катнаштылар.

Көз турындагы матур җырлар бәйрәмебезгә тагын да ямь өстәде. Сөмбелә балаларны чуклы сөлгегә салынган йомшак икмәктән авыз иттерде. Игенченең тырыш хезмәт җимеше икмәкне кадерләргә, аны үстерүчеләрне хөрмәт итәргә кирәклеген искәртте.

Бәйрәм ахырында укучыларны көтелмәгән бүләк белән шаккаттырдык. Мәктәп бакчасында аларны "Тәмле агач" көтә иде. Көз турында сынамышлар, матур сүзләр әйткән һәр бала агачка эленгән күчтәнәчләр белән сыйланды.
Кыскасы, бәйрәмебез искиткеч булды. Балалар да, без - укытучы апалары да бик канәгать калдык, дип хәбәр итә Гөлнара Рәхматуллина.

Фотосурәтләр Фирдания Гыйниятуллинадан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Көз бәйрәме көз