Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кәүсәрия һәм Хәмзә Газизуллиннар: «Миһербанлы укучыларга ярдәмнәре өчен мең рәхмәт»

Районыбызның волонтер укучылары «Наз»ның социаль хезмәткәрләренә ялгыз яшәүче олы яшьтәге әби-бабайларның йорт тирәсендәге карларын көрәүдә ярдәм күрсәтте.

Социаль хезмәткәр Гөлгенә Шиһабетдинова белән берлектә волонтерлар Кәүсәрия һәм Хәмзә Газизуллиннарга ярдәм итеп, өлкәннәрнең ишегалларын кардан чистарттылар. Кәүсәрия апа белән Хәмзә абый шундый миһербанлы балаларның ярдәмнәре өчен аларга ихлас рәхмәтләрен җиткерделәр. Әлеге чара өлкәннәргә файда гына китереп калмыйча, күңел рәхәтлеге дә бирде. Ә укучылар исә, өлкәннәргә ярдәм итүнең файдасын һәм савабын тойдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250