Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Көтелмәгән бүләк

Бюджет өлкәсендә эшләп, лаеклы ялга чыккач, без бәйрәмнәрдә пакет тутырып бүләкләр алырга гадәтләнмәгән. Безгә матур җырлар, җылы сүзләр, дәртле биюләр бүләк итәләр, өстәл артында тәмле сыйлар белән кунак итәләр иде.

Ә быел өлкәннәр көнендә шәхси эшмәкәр Асия Закирова һәм Рәшит Ильясов җитәкләгән МДСУ-1оешмасының матди ярдәме белән тәмле күчтәнәчләр тутырылган пакетлар белән сөендерделәр. Үзләрендә эшләп, пенсиягә чыкмаган булсак та, безне зурлаганнары өчен аларны Аллаһы Тәгалә зурласын, эшләрен уң итсен, аларга юмартлар дәрәҗәсе бирсен. Шушы котлауларны оештырган туган мәктәбебез коллективына да рәхмәтлебез.

Моннан күп еллар элек, мех әйберләр фабрикасы әле гөрләп эшләгән елларда, аның директоры Фирдәүсә Фәртовна, укытучылар көне уңаеннан, һәр мөгаллимне чәй сервисы белән сөендергән иде. Без аны һәрвакыт хөрмәт белән искә алабыз.

Һәр изгелек күңелдә рәхмәт хисләре уята. Шуңа күрә мөмкинлек булганда игелекләр эшләргә ашыгыйк.

Балтач урта мәктәбенең ветеран укытучылары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкәннәр кадер-хөрмәт