Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Көтәр вакыт калмады

Бу елда яз иртә килә дип, язгы кыр эшләре башындагы сүлпәнлек үз-үзен күпмедер акласа да, хәзер инде көтәр вакыт калмады.

Кырлардагы һәр төрле агротехник чаралар бер-берсенә үрелеп бара,  монысы көтәр әле дип, кайсындыр аерып калдырып торып булмый.

Күпьеллык үләннәрне ашлау эшен кызулатырга кирәклеген урыннарда аңласалар да, бар җирдә дә эш тигез бармый. «Татарстан», «Дуслык», Тимирязев исемендәге, «Якты юл», «Активист» һәм «Алга» хуҗалыкларында бу эшләрне тәмамладылар. Ашлау белән бергә бу үләннәрне тырмалау эшләре читтә калырга тиеш түгел, әлегә 17 мең 900 гектар мәйданның 1 мең 600 гектары гына тырмаланган.

Зәб һәм пар җирләрен тырмалау эше дә икенче планга куелырга тиеш түгел. Бу өлкәдә «Татарстан», «Дуслык», «Игенче», «Бөрбаш», «Якты юл», «Смәел», «Труд», «Алга» хуҗалыкларының эшне яхшы оештыруларын билгеләп узарга кирәк. Шул ук вакытта «Сорнай», «Сосна», «Яңа тормыш» һәм Тукай исемендәге хуҗалыкларга бу мәсьәләгә игътибарны арттырасы бар.

Чәчү мәйданын хәзерләмичә, аны орлык кабул итәрлек итеп эшкәртмичә, чәчүгә тотынып булмый. «Активист», «Кама», «Кызыл юл», «Бөрбаш», «Сорнай» механизаторлары 500-800 гектар чәчүгә җир әзерләгәндә, башка хуҗалыкларда бу эш әлегә аксый.

7 май көненә районда 3 мең 500 гектардан артык мәйданда чәчү башкарылды, шуның 2200 гектары язгы культуралар. Бодай, арпа, борчак һәм солы культураларын күп хуҗалыкта чәчеп карадылар инде, күп очракта хәзер җир булмау гына   итәктән тотып тора.

Киләчәктә терлек азыгының нигезен тәшкил итәчәк кукуруз игү җитәкчеләрнең, белгечләрнең игътибар үзәгендә булырга тиеш. Бу елда районда барлык кукуруз чәчү мәйданы – 7480 гектар, шуның 1750 гектарында ул орлык өчен чәчеләчәк. «Кызыл юл», «Кама», «Дуслык», «Татарстан»,  «Маяк», «Смәел»  хуҗалыклары бу эшкә беренчеләрдән булып керештеләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кыр эш