Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кул яза, йөрәктә яра, күздә яшь

Вакытсыз мәрхүм булган Илһам Гарифуллин истәлегенә

Җәйнең ямьле бер кичендә җаныбызны хәсрәт чолгап алды: балаларымның яраткан әтисе, гаиләмнең тоткасы, әти-әнинең яраткан улы Илһам Гарифуллин табигатькә ял итәргә киткән җиреннән кире әйләнеп кайтмады…

Без аны әле һаман көтәбез, акыл ышана, әмма күңел көтә, менә кайтыр, менә кайтыр дип көтә. Инде күпме гомер узды, вакыт дәва диләр, әмма бу югалту белән никадәр вакыт узса да килешеп булмастыр кебек – менә-менә тиз-тиз генә эштән кайтып керер дә, тамак ялгап, балалар белән уйнап алгач (шундый да ярата иде балаларны), балыкка йөгерер кебек, - Һәвәскәр балыкчы иде шул; бәла-каза була калса, электр линиясендә ут бетсә, аз гына да вакытын сузмыйча район халкына ярдәмгә ашыга, - үз эшенең остасы иде шул; десантчы дуслары шалтыратуга «Ватан сакчылары» һәйкәленә берәр нинди эшкә, я булмаса бәйрәм чарасы оештырырга чыгып чаба - чын патриот иде шул; читтән торып укуына да зыян салмый, курсташлары белән дә аралаша, дәресләренә дә әзерләнергә вакыт таба – өлгер иде шул; әле шул арада безне - гаиләсен җиләккә алып бара, әле табигатькә алып чыга, әле аэродромда самолетта очырта.

Әнә шундый күркәм, кадерле, ихлас, кешелекле булганга күрә Илһамны соңгы юлга озатырга килүчеләрнең иге-чиге булмады. Авыр чакта хәлебезгә кергән һәркемгә рәхмәтле без. Татарстанның Электр челтәре компаниясе, Идел буе электр челтәрләре коллективларына, Арча, Әтнә, Биектау, Балык бистәсе, Питрәч, Лаеш, Яшел Үзән шәһәр яны электр челтәрләренә, үзебез эшләгән Балтач электр челтәре коллективына, «Энерготранс», «Энергощит», «Здравствуйте» ширкәтләренә, республикабызның, районыбызның балыкчы егетләренә һәм аларның гаиләләренә, районыбызның десантчы егетләренә, Илһамның, минем сыйныфташларга, Илһамның Энергетика университетында бергә укучы коллегаларына - бер группада укыган курсташларына, дус егетләренә, аларның гаиләләләренә, бергә ВДВда хезмәт иткән дусларына, ике як туганнарга, сеңелкәшләргә-энекәшләргә, Чепья авылының дин әһелләренә, әби-бабаларга, Чепьяда һәм Балтачта яшәүче күршеләребезгә, авыл халкына, кызымның классташларына, гимназиянең 4 «б» сыйныфы әти-әниләренә, классыбызның укытучыларына, улым йөргән Балтач районының 1 номерлы балалар бакчасының мәктәпкә хәзерлек төркеме әти-әниләренә һәм тәрбияче апаларга, Балтач районы башкарма комитетына, архитектура-төзелеш бүлеге коллективына, Илһамның апасының классташларына, гаилә дусларына, күршеләренә, ритуал хезмәт күрсәтүче Балтачтагы эшмәкәр Рөстәм Камаловка, Илһамның дуслары Руслан Һадиев белән Андрей Хрисановка, Илһамның һәм дә минем сыйныф җитәкчеләремә, Чепья авыл советына, «Труд» хуҗалыгына, Балтач районының хастаханә хезмәткәрләренә, полиция хезмәткәрләренә, Балтач һәм Шәмәрдән МЧС хезмәтләре коллективларына, үземнең иптәш кызларыма. Казанда авыл хуҗалыгы академиясендә бергә укыган курсташларыма, әтиләр белән озак еллар подстанциядә бергә эшләгән ветеран пенсионерларыбызга, эшебездәге профсоюз оешмасына, Якутия ягыннан кайткан күршебез Зиннәтуллиннар гаиләсенә, Чепьяда, Балтачта, Казанда яшәүче якын гаилә дусларыбызга чиксез рәхмәтлебез.

Хәлебезгә кереп, гел янәшәдә булуыгыз өчен зур рәхмәт сезгә. Кайгы-хәсрәтләр сезне читләп үтсен, авырлыклар күрми, сау-сәламәт яшәгез. Илһамның якты истәлеген күңел түрләрендә саклавыгыз өчен дә рәхмәтлебез Сезгә.

Гарифуллиннар гаиләсе исеменнән тормыш иптәше Лилия Гарифуллина-Зиннәтова һәм балалары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мәрсия