Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күңел җылысын бүләк итүче үзәк (дәвамы)

«Кешене бит табибның даруы түгел, ә кешегә карашы дәвалый диләр, бу очрак та шуны дәлилли».

Юбилей чарасына «Наз» үзәге белән тыгыз хезмәттәшлек иткән һәркем чакырулы иде, аларның һәркайсына да үзәк җитәкчесе Гөлнара Айдаровна рәхмәтләрен ирештерде.

Район ветераннар Советы рәисе Рифат Абдуллин үзәк хезмәткәрләренең эшен югары бәяләп: «Район ветераннар Советы эшчәнлеген сездән башка күзалдына да китереп булмый, чөнки безнең бурычларыбыз да, максатларыбыз да бер. Боларга медицина ярдәме күрсәтү дә, аларның ялын оештыру да, бик авыр хәлдә калганнарының өйләренә барып ярдәм итү дә керә. Киләчәктә дә уртак эшләребез шулай уңышлы булсын иде».

«Труд» җәмгыяте җитәкчесе Рашит Һадиев: «Без бик шат шушы чара-ның үзебезнең җирлектә үтүенә һәм «Наз» тернәк-ләндерү бүлекчәсенең Чепьяда урнашуына, без аны яратып, санаторий дип кенә йөртәбез инде. Бу өлкәдә эшләүчеләрнең эшенә безнең игътибар җитеп тә бетмидер. Алар кайчак миннән ярдәм сорап  киләләр, юк, дип борып чыгарган вакытлар да була. Ләкин соңыннан уйлыйм инде, бар бит хәтта шундый балалар, алар әти-әниләрен дә әлеге бүлекчәдә эшләүчеләр кебек итеп карамыйлар. Дөрес, монда сирәк булабыз. Ләкин менә чит җирләрдә дәваланып кайткан кешеләрдән дә, «Наз»дан да әйбәте юк икән дигән сүзләр ишетергә туры килә. Ничек инде, чит җирдә бит икенчерәк, дип җавап кайтарам. Монда дәвалау аппаратларының дәрәҗәсе түбәнрәк булса да, эшләүче хезмәткәрләрнең кешегә карашы башкаларныкыннан мең өлеш яхшырак дип җавап кайтаралар. Кешене бит табибның даруы түгел, ә кешегә карашы дәвалый диләр, бу очрак та шуны дәлилли».

«Наз»ның юбилее район мәдәният йорты хезмәткәрләренең матур чыгышлары белән үрелеп барды. Әлеге үзәкнең эше алга таба да гөрләп барсын, һәрбер башлангычларында уңышлар юлдаш булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Наз» үзәге