Күңелемдә гомерем буе Укытучым тора янәшә
Олы йөрәкле, ихлас һәм көчле рухлы укытучыбыз булу - бары тик сагыну -соклану һәм янәшәбездә Сез булган өчен чиксез горурлану хисе генә уята.
Сыйныф җитәкчебез, яраткан укытучыбыз Гөлсем Әдһәм кызының 6 нчы октябрь көнне күркәм юбилее – 70яшь тула!
Мәктәпне тәмамлап, еллар узган саен, һәр укучы үз тормышында укытучының никадәр кадерле һәм мөһим кеше икәнен күбрәк аңлый башлыйдыр. Иң беренче чиратта, укытучыбызны аң-белем, гыйлемгә мәхәббәт танытканы өчен искә алсак, икенчедән, аның ипле, җылы тәрбиясе исебезгә төшә. Гел янәшәңдә булган, кирәк чакта җылы сүзе, кирәк чакта урынлы шелтәсе белән ярдәм иткән кешегә игътибарыбыз да җитеп бетмидер...
Олы йөрәкле, ихлас һәм көчле рухлы укытучыбыз булу - бары тик сагыну -соклану һәм янәшәбездә Сез булган өчен чиксез горурлану хисе генә уята.
Бала күңеле – бәллүр савыт. Ә сез - шул бәллүр белән эшләүче ювелир! Тормыш юлында ниндидер кыен хәлдә калгач, үз-үзебезне кулга алып, дөрес карар кабул итә алу да, кайчандыр укытучыбызның: «Син булдырасың. Синең барысы да килеп чыгачак. Мин сиңа ышанам» – дигән сүзләренең тылсымлы кайтавазыдыр. Сез – гади генә кеше түгел, сез чын тылсымчыдыр!
Укытучының авыр да, катлаулы да, җаны-тәне белән бирелеп эшләүне таләп иткән хезмәтен бернинди сүзләр белән дә бәяләп бетереп булмый. Бары бер сүз генә әйтәсе килә: рәхмәт Сезгә! Рәхмәт, укытучыбыз!
Күзәтте ул һаман гомерем юлын,
Ялгышларым булса, төзәтте.
Хезмәт яратырга, туган җиргә
Тугрылыкка безне өйрәтте.
Кыенлыклар килсә, ул әле дә
Бирешмә! – дип гүя эндәшә!
Күңелемдә шулай гомерем буе
Укытучым тора янәшә.
Сез биргән белемнәр, сезнең үгет-нәсихәтегез безгә бүгенге катлаулы тормышта да дөрес юлдан тайпылмыйча, гел алга барырга ярдәм итә. Үзегезгә дә укучыларыгызның рәхмәтләренә төренеп, аларның ярдәмен тоеп яшәргә насыйп булсын. Сез тормыш – безгә яшәү үрнәге, өлге!
Рух ныклыгына таянасыз
Нәкъ меңьяшәр имән төсле сез!
Чор сулышын ачык тоемлаучы
Зыялы һәм затлы кеше сез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев