Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Куныр авылы мәчете ачылуына 30 ел

Юбилей

Районыбызның Чепья ягындагы Татарстанның иң төньяк авылларын узып Киров өлкәсенә юл тотканда зур, мәһабәт мәчет манаралары ерактан күренеп торучы авыл пәйдә була. Бу данлыклы, шөһрәтле Куныр авылы. Заманында бу авылда ике гасырдан артык ике мәчет булган, совет чорында алар тартып алына, кадерсезләнә. Мәктәп, балалар бакчасы, колхозның орлык амбары булып хезмәт иткән югары оч мәчетенең манарасы 1957 елда гына киселә, авыл ятим кала.

Илебездә ирек җилләре исә башлау белән Куныр халкы динебезне торгызу, асылыбызга кайту юнәлешендә районда юлны беренчеләрдән салучылар булалар. 1989 елның август аенда булачак мәчетнең нигезенә беренче таш салына. Колхоз рәисе Хәмит ага Гәрәев, районның төп төзелеш оешмасын җитәкләгән абыйсы Шамил ага Гәрәев, авыл Советы рәисе Габдулла ага Хәкимов, авылның олылары башлангычы Аллаһның «Амиин» дигән чагына туры килә, авыл кешеләре, еракларда яшәгән шул төбәктән чыгучылар, хәтта югары урыннарда утыручы җитәкчеләрнең кайберләре ярдәм кулы сузалар. Чыгымнарның иң зур өлеше «Якты юл» күмәк хуҗалыгы аша бара. Күпләр көннәр белән санашмыйча, төзелештә катнашалар, һәрберсе мәчет төзелешенә үзенең хәләл көчен кертә.

Һәм, ниһаять, Аллаһның рәхмәте, барлык Куныр, тирә-якта урнашкан авыллар халкының уртак тырышлыгы белән районыбызда иң берен-челәрнең берсе булып 1992 елның 12 декабрендә Куныр авылында яңа мәһабәт мәчет ачыла, аның манарасыннан күп дистә еллар тынып торган изге азан тавышы яңгырый. Куныр мәчетенең беренче имамы Хөснетдин Минһаҗев, аннан соң Рафис Гарифуллин халыкны ислам динебезне кайтару буенча катлаулы, зур эшне башлыйлар.

Менә ул вакыттан бирле 30 ел вакыт узып та киткән. Ерактан күренеп торган ак пулаттай мәчет бүген дә өр-яңа сыман. Эчтән генә түгел, тыштан да. Җылы идәннәр, уңайлы тәһарәтханәләр, мәдрәсә дәресләре өчен аерым бүлмәләр, пластиктан эшләнгән тәрәзәләр һәм башка яңартылган уңайлыклары булган мәчеттән чыгасы килми. Кунырлылар мәчетнең 25 еллык ачылышына ничек зур итеп әзерләнгән булсалар, бу әһәмиятле датага да ныклы әзерлек белән килгәннәр. Бераз яңартыйк, дип тотынган эшләре, колачлап алып, шактый зур суммага төшкән. Рәхмәт авылдашларга, ди Куныр авылының имам-хатыйбы Нуретдин Низаметдинов. Мәчетнең уңайлы булуына Куныр егете Рүзәл Мөхәммәдиев матди яктан да, үз көче белән дә зур өлеш керткән. Дин юлында булган бу асыл егетнең киләчәге матур булсын, Аллаһ аңа күрсәткән изгелекләре өчен меңе белән кайтарсын, диләр кунырлылар.

Зур тантананың авыл мәдәният йортында уздырылуы бу вакыйганың авыл халкы, авыл җәмәгатьчелеге өчен әһәмиятле икәнен тагын бер кат ассызыклады. Җәлил хәзрәт бу җыелышны ачып, мәчет төзелешенең башлангыч вакытларын искә төшерде. Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары, «Кол Шәриф» мәчетенең баш имамы Илфар Хәсәнов Коръән аятьләре укып, мөфти хәзрәтләрнең, үзенең изге теләкләрен җиткерде. Сәхнәдә, хәтердән кыйрәт белән Коръән аятьләрен сөйләгән 26 бала чыгышы һәркемдә соклану тудырды. Исламны кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге Казан Югары Мөселман мәдрәсәсе ректоры Ильяс Җиһаншин хәтта аларның остаз апаларын бастырып, рәхмәтләрен җиткерде.

Хәмит хаҗи Гәрәевнең үзенең чыгышында хатирәләргә бирелеп, мәчет төзелешенә зур өлеш керткән, тырыш авылдашларына рәхмәт хисләрен белдерде, бердәм булганда гына динебезне саклап, үстереп була, дип өндәде. Хәзерге көндә хуҗалыкны җитәкләүче Зиннур Әсхадуллинга да мәчеткә йөрүчеләр, авыл халкы рәхмәтле икәне ассызыклап үтелде.

Соңрак, Куныр авылы мәчете төзелешенә, бүгенге тормышында әһәмиятле эш башкаручыларга Рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәчет