Кунырда хәлләр кискен тора (+фото)
Куныр авылы халкы елның-елында бердәм булып борщевикка каршы көрәшә
Бу зарарлы үсемлек елдан-ел мәйданнарын киңәйтеп, арта бара, инде хәзер чәчүлек җирләренә үтеп керде. Шуңа да хәлнең кискен торуын аңлаган Куныр халкы елның-елында бердәм булып борщевикка каршы көрәшә. "Без борщевикка каршы!" дигән акциягә авылның олысы да, кечесе дә кушыла.
Балтырганга каршы көрәш шактый чыгымнар сорый. Бер селтәнү белән генә әлеге афәттән котыла торган түгел. Берничә ел рәттән эш алып барып кына тиешле нәтиҗәгә ирешергә мөмкин. Белгечләр әйтүенчә, бер үлән ким дигәндә 20 мең орлык бирергә сәләтле! Ашыгыч рәвештә чарасын күрмәгәндә, мондый хәлнең аяныч нәтиҗәләргә китерүе ихтимал. Бу афәт белән көрәшү шактый авыр. Үсемлекнең тамырлары кайчагында беләк юанлыгына җитә икән. Тирәнлеге дә берничә метрдан арта. Урыны-урыны белән биеклеге өч метрга җитүче, бу үсемлек районның бигрәк тә Куныр һәм Шода авылларында күп
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев