Кунырлылар кабат көрәшкә күтәрелде (+фото)
Куныр авылында "Без борщевикка каршы!" дигән акция дәвам итә.
Кунырда авыл халкының бердәм булып борщевикка каршы көрәшүе турында бер язган идек инде. Күптән түгел кунырлылар акция эшен тагын дәвам итеп, борщевик чабарга чыкты. Бу юлы көрәшкә мәчет тирәсендә яшәүчеләр күтәрелде.
Бу зарарлы үсемлек елдан-ел мәйданнарын киңәйтеп, арта бара, инде хәзер чәчүлек җирләренә үтеп керә башлады.
Балтырганга каршы көрәш шактый чыгымнар сорый. Бер селтәнү белән генә әлеге афәттән котыла торган түгел. Берничә ел рәттән эш алып барып кына тиешле нәтиҗәгә ирешергә мөмкин. Белгечләр әйтүенчә, бер үлән ким дигәндә 20 мең орлык бирергә сәләтле! Ашыгыч рәвештә чарасын күрмәгәндә, мондый хәлнең аяныч нәтиҗәләргә китерүе ихтимал. Бу афәт белән көрәшү шактый авыр. Үсемлекнең тамырлары кайчагында беләк юанлыгына җитә икән. Тирәнлеге дә берничә метрдан арта. Урыны-урыны белән биеклеге өч метрга җитүче, бу үсемлек районның бигрәк тә Куныр, Түнтәр, Урта Көшкәт, Шеңшәңәр авыллары ягында күп.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев