Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен райондашларыбызны бүләкләделәр (фото)

Райондашларыбызны ихластан котлыйбыз!

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре һәм авыл хуҗалыгы үсешенә керткән зур өлешләре өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр: 

  •  «Алга» җаваплыгы чикләнгән җәмгыятенең баш хисапчы Закирова Миләүшә Басыйр кызы;
  • Тимирязев исемендәге Җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең тракторчысы Зарипов Илшат Шарипҗан улы.

Агросәнәгать комплексында күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы Министрлыгы Рәхмәтен белдерде:

  • «Кызыл юл» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативының баш хисапчысы Әшрәпова Алсу Нәсим кызына; 
  • «Сосна» Җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең баш зоотехнигы Әхмәдуллин Айдар Сөнгатулла улына.

Татарстан Республикасы Рәисе Указы нигезендә:

  • Күпьеллык намуслы хезмәте һәм җитештерүдә югары күрсәткечләргә ирешкәне өчен Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән «1нче районара юл-төзелеш идарәсе» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең йөктөягеч машинисты Мөдәрис Гәбдрәфыйк улы Нәкыйпов;
  • Авыл хуҗалыгы өлкәсендә күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Татарстан Республикасының Атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы» дигән мактаулы исем белән «Арбор» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте механизаторы Нурулла Гарифулла улы Ульданов;
  • Республиканың агросәнәгать комплексын үстерүгә керткән нәтиҗәле хезмәте өчен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миннехановның Рәхмәт Хаты белән «Маяк» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Хәлил Әгъләм улы Хаҗиев;
  • Мәгариф өлкәсендә озак еллар намуслы, нәтиҗәле хезмәте һәм Балтач муниципаль районы үсешенә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт Хаты белән "Норма урта гомуми белем бирү мәктәбе«нең татар теле һәм әдәбияте укытучысы Гөлфия Габделфәрт кызы Җәләева;
  • Авыл хуҗалыгы өлкәсендә күпьеллык намуслы хезмәте һәм районның авыл хуҗалыгы күрсәткечләрен үстерүгә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт Хаты белән «Борнак» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте савымчысы Ольга Тихоновна Шапринова;
  • Мәдәният өлкәсен үстерүгә керткән нәтиҗәле хезмәте өчен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт Хаты белән «Балтач үзәкләштерелгән авыл клублары системасы» муниципаль бюджет учреждениесы методисты Ираида Гурьянова Васинкиналар бүләкләнде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев