Куркуны җиңеп буламы?
Гадәттән тыш хәлләрдә без үзебезне ничек тотабыз?
Гадәттән тыш хәлләр көн саен очрап тормаса да, күбебез аның ни икәнен үз башыннан үткәреп, чамалый. Гомерендә бер генә тапкыр булса да кеше шундый ситуациядә кала. Мондый хәлдә без нишлибез, үзебезне ничек тотабыз? Мөгаен, бик күпләр каушый, югалып каладыр. Тагын шактый күпчелек истерикага бирелә, кемнәрдер үзен-үзе саклау чарасына керешә (ни дисәң дә, бездә бит саклану инстинкты көчле), кемнәрдер... Шул ук вакытта эмоция, хис, куркуны җиңеп, салкын акыл белән эш итүчеләр дә бар. Килешәсездер, андыйлар бик сирәк. Әмма бар. Болар һәммәсе нәрсәгә бәйле соң: психикага, нерв системасының ныклыгына, ихтыяргамы, әллә адәм баласының үзгә холкынамы? Әллә безнең белән бөтенләй башка бәйсез көчләр яки инстинкт идарә итәме, әллә сәбәп бөтенләй башкадамы? Миңа калса, җавап һәр очракка, һәр кешегә аерым. Уртаклык бер генә – мондый чакта абсолют күпчелек вакыйгага реаль бәя бирә алмый, ярымробот хәлендә ниндидер адекват булмаган карарлар кабул итә. Фәкать шок халәте үткәннән соң гына чынбарлыкны аңлый, нәрсәне дөрес, ә нәрсәне дөрес эшләмәвен таный.
Быел кыш танышларымның туганнары юлда көтелмәгән ситуациядә кала. Тип-тигез юлда барган җирдән кинәт машиналарына ут каба һәм кыйммәтле, өр-яңа чит ил машинасы биш минут эчендә янып бетә. Шәһәрдән салонга, багажникка күп итеп товар (үзләренә, сатарга түгел) төяп кайтып килүче ир белән хатын егерме биш градуслы кышкы салкында бер кат өске киемнән (салонда җылы булганлыктан, җылы киемнәрен салып утырганнар) урамда басып кала. “Юкса, капоттан аз гына төтен күренүгә, туктап, машинадан төштек. Ирем янгынны сүндерәм дип капотка йөгерде, тик ул ачылмады. Ул да, багажник та әллә автомат рәвештә (чит ил машиналарының гадәте), әллә техник сәбәп белән бикләнеп калган иде. Ахырдан ярдәмгә килгән янгын сүндерүчеләр ничек ишекләрегез дә “эләгеп” калмаган, ничек чыга алгансыз дип гаҗәпләнде. Ярдәмгә туктаучы машиналар күп булды, тик машина шартлаудан куркып, берсе дә якын килмәде, фәкать сүндергечләрен генә бирделәр. Әмма ябык капот аркылы сиптерүнең файдасы булмады. Ә мин машина янында басып, кычкырып кына торганмын. Юкса, ике ишек тә ачык, киемнәрне, документларны гына түгел, салондагы барлык әйберләрне чыгара ала идем. Бөтенесе шунда калды. Ә ирем, инде утны сүндереп булмасын аңлагач, дөрләп янган машина эченнән бер төргәкне тартып алган. Ә анда нәрсә дип уйлыйсыз? – Бүләккә дип алган кысага куелган “Аятел көрси”, түбәтәй һәм Рамил хәзрәт Юнысның вәгазьләр китабы! Соңыннан шуларны күргәч, тәннәр чымырдап китте”, – дип сөйләгән әлеге ханым.
Ә танышым үзе “без ике тәүлек буе ярый әле үзләре исән калган дип сөенечтән еладык, ә аннан машина искә төште. Өр-яңа, бик матур, кыйммәт һәм страховкаланмаган да дип аны жәлли башладык. Дөрес, бу жәлләү бик тиз үтте, кабат шөкер итүгә күчтек”,– ди.
Үзебезнең дә абзар-куралар янганда әнинең “бер кәрҗин йомыркам әрәм булды” дип, ә иремнең күптән түгел генә алып кайтып куйган балталарын жәлләве исемдә. Әйтерсең, ике ел элек кенә төзегән каралты, кыш чыгарга дип әзерләгән барлык печән-салам, бура-бура он-ашлык әрәм булмаган (сүз уңаеннан, әлеге балталарга да, йомыркаларга да берни булмаган иде)! Ә дустым Фидания өйләре янганда әтисе белән әнисе төшкән зурайтылган рәсемне тотып йөрүен, фәкать шуны алып чыгуын сөйләгән иде.
Көтелмәгән кайгы килгәндә, хәер, аның көтелгәне булмый да, мөгаен, кинәт килгән кайгы вакытында да, адәм баласы үзенең ни эшләгәнен, ни сөйләгәнен белми. Ә аны күзәтеп, тыңлап торучылар “ап-аек” – гаепләргә бер дигән форсат. 44 яшьлек әти юл һәлакатендә үлгәч, әби мәрхүм: “Ничекләр яшәрбез”, – дип елаган. Тыңлап торган авылдашлар: “Әй, алар Ярулла үлде дип еламыйлар икән, ничек яшәрбез дип елыйлар икән”, – дип гаепләгән. Юкса, “ничекләр яшәрбез” дигәнгә барысы да сыйган, өстәвенә, алты хатын-кыз “өелеп” калган гаилә нәрсә дип еласа да гаеп була алмый кебек.
28 яшьлек улының үлеме белән “исергән” күршебез мәрхүмә Рәйсә апаның да, улының гәүдәсен күмәргә алып киткәч: “Кара, ничек зурлап озаттылар”, –дип сөенүе (әйтерсең, туе!), шуны ишеткән өлкәннәрнең: “Бер күз яше дә чыкмады, менә сиңа ана”, – дип гаепләүләре, өзгәләнеп елавым өчен тиргәүләре истә калган. Ә бит, шок хәленнән чыгуга, Рәйсә апа бу югалтуның ачылыгын артыгы белән аңлады, алай гына да түгел, бу хәл аның фаҗигале үлеменә сәбәпче дә булды.
Шок халәтендә авырту-сызлануларын сизмичә, йөгереп йөреп, азактан аңнарын югалтучылар яки үлүчеләр турында да укып-ишетеп торабыз. Бу исәптән, көтелмәгән хәлләр вакытында батырлык кылучылар да шок хәлендә буламы яки алар ниндидер хисләр өермәсендә каламы икән?
Мөгаен, батырлыклар кылыр өчен адәм баласына хис түгел, нәкъ менә салкын акыл ярдәмгә киләдер. Хәер, акыл түгел, киресенчә, яхшы мәгънәдәге башсызлык, акылсызлыктыр бу (үзен акыллыга санаган кеше һәр очракта үз җаен, үз-үзен саклау әмәлен карый бит әле). Кеше үзенең нәрсәгә баруын аңлаудан бигрәк, аның кирәклеген танудыр, бәлки. Мондый чакта да адәм баласы нишләвен тулысы белән аңлап-уйлап бетерә алмыйдыр, азагы ни белән бетәсен яки бетү ихтималын уйласа... Уйлау сәләтен бер генә минутка да “сүндермәүчеләр”, миңа калса, бу адымга, һичшиксез, сәләтле түгел. Шуңадыр да дөрләп янган ут эченә (яки башкача, әйтик, актарылып аккан ташу суына) ташланып, башкаларны коткарырга ярдәмгә килергә сәләтлеләр шактый сирәк. Һәм бу сәләт дигәнең яшькә дә, җенескә дә бәйле түгел. Өрлектәй ирләр куркып калырлык хәлдә сабый балаларның батырлык кылу очраклары шуңа мисалдыр. Куркусызлыкны тәрбияләп булмый, ул синең җаның белән бергә ярала, ахры.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев