Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Куркынычсыз хезмәт шарты

РФ Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгының342нче номерлы (26.04.2011.) боерыгы һәм РФ ҖКның 212 маддәсе нигезендә һәр эш урынына аттестация үткәрелергә тиеш. Аттестация эш урыннарындагы хезмәт шартларын бәяләү зарарлы һәм куркыныч җитештерү факторларын ачыклау максатыннан үткәрелә.

Эш бирүче аттестацияне оешма хезмәткәрләре белән берлектә үтә. Әлеге чараны үткәрү вакытлары эш бирүче, ягъни җитәкче тарафыннан билгеләнә. Һәр эш урыны кимендә биш елга бер тапкыр аттестацияләнә. Әгәр яңа эш урыннары хасил булса, хезмәт шартларының үзгәрү-үзгәрмәвен ачыклау өчен кабат аттестация үткәрелә. Яңа оештырылган эш урыннарына кимендә 2 ай вакыт үткәч кенә аттестация үткәрергә мөмкин. Хезмәт шартлары буенча эш урыннарын аттестацияләүнең нәтиҗәләре комиссия тарафыннан хисап формасында рәсмиләштерелә. Эш бирүче беркетмә һәм аттестация турындагы хисап эшләнгәннән соң, 10 эш көне дәвамында аттестация бетүе һәм аны раслау турындагы боерыкка кул куя, шулай ук хезмәткәрләрне аттестация нәтиҗәләре белән таныштырып, имзаларын ала.
Аттестация үткәннән соң, эш бирүче 10 эш көне дәвамында РФ субъектындагы дәүләт хезмәт инспекциясенә электрон һәм кәгазь вариантта аттестациянең нәтиҗәләренең ирекле исемлеген, шулай ук аттестация үткән оешма турында мәгълүмат җибәрә.
Эш бирүченең хезмәт таләпләре буенча эш урыннарына аттестация уздыруы җитештерү өлкәсендәге бәхетсезлек очракларына һәм һөнәри авыруларга нокта куя.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250