Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Куркынычсызлык һәркемгә мөһим (фото)

20 март көнне Балтач утырышлар залында районының террорга каршы комиссия тырышы булып узды. Анда комиссия әгъзаләре белән бергә район башкарма комитетынын бүлек башлыклары, җирле үзидарә башлыклары, Федераль куркынычсызлык советы кураторлары, Балтач шәһәр тибындагы, Бөрбаш, Борнак, Югары Субаш авыл җирлекләренең полиция участок вәкилләре катнашты.

Комиссия утырышында түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. Халыкара террорчылык оешмалары, шул исәптән чит илләрдә Россия гражданнарының кораллы конфликтларда катнашкан террорчылык юнәлештәге эшчәнлегенә каршы көрәш турында.
2. Террорчылык юнәлешендәге һәм терроризм чаралары идеологиясенә иң нык йогынтыга тиз бирелүчән аерым категория затларның, шул исәптән элек хөкем ителүчеләр һәм җинаятькә тартылучы затларны социаль адаптацияләү буенча профилактик эшләр үткәрелү турында.
3. 2015 нче елда халык өчен аеруча мөһим булган объектларның тикшерү нәтиҗәләре турында.
4. Балтач шәһәр тибындагы, Борбаш, Борнак, Югары Субаш авыл җирлекләрендә террорчылыкка һәм экстремизга каршы профилактик эш алып бару чаралары турында.
5. Барлык хуҗалык субъектларында аммиак селитрасын исәпкә алу һәм сакланылышы турындагы законнарның үтәлеше турында.
Беренче, икенче, өченче көн тәртипләре буенча Балтач район эчке эшләр бүлек җитәкчесе Ильдар Котдус улы Усманов чыгыш ясады.

Суд тарафыннан хөкем ителеп ирекләреннән мәхрүм ителмичә җәза үтүчеләр белән үткәрелгән профилактик чаралар турында сөйләү өчен сүз Татарстан Республикасының җинәятләр үтәү инспекциясенең Балтач филиал җитәкчесе Азат Сабировныӊ информациясе тыӊланды.
Җирлекләрендә террорчылыкка һәм экстремизмга каршы профилактик чаралар үткәрү турында Балтач шәһәр тибындагы җирлек башкарма комитеты рәисе Ильдар Габдрахманов, Бөрбаш авыл җирлеге башлыгы Сәйдәш Хакимов, Борнак авыл җирлеге башлыгы Шамиль Хабибуллин, Югары Субаш авыл җирлеге башлыгы Рәнис Вафин сөйләделәр.
Районда барлык хуҗалык субъектларында аммиак селитрасын исәпкә алу һәм сакланылышы турында законнарның үтәлеше буенча Балтач район прокуроры Зефер Абитов чыгыш ясады.

Район халкының иминлеген саклау, терроризм куркынычсызлы-гына каршы чаралар күрү, учреждениеләрдә, оешмаларда терроризм һәм экстремистлыкка каршы җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итү барлык җитәкченеӊ һәм һәр кешенеӊбурычы, дип утырышта бу мәсьәлә кискен куелды.

Комиссия тарафыннан тиешле карар кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250