Курмала тавында... чүп олавы яки артыңа да кара, Кеше туганым (+фоторепортаж)
Үткән атнада сайт укучыбыздан: “Курмала тавында капчык-капчык чүп... Ник киткәндә артларына борылып карамыйлар икән???” (тыныш билгеләрен авторча калдырдык), – дип җан әрнүе белән язылган хәбәр һәм фотолар килеп иреште.
Туган ягыбызның табигатенә битараф булмаган, аның өчен борчылган райондашыбызның сигналына битараф кала алмадык, ул шунда ук сайтыбызда дөнья күрде. Өстәвенә, автор аноним түгел, исеме дә, үзе дә редакциядәгеләргә яхшы таныш. Данлыклы гөмбәче буларак, күрәсең, ул гөмбәгә барган һәм әйтеп-сөйләп, аңлатып бетерә алмаслык күренешкә тап булган.
Сайтыбыздагы бу хәбәргә реакция без көткәннән дә тизрәк булды. Район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров: “Мондый хәбәрләрне сайтка куйганда, безгә дә хәбәр салыгыз, без бит күрми калырга да мөмкин. Сайтка язып кына хәл үзгәрми, мондый очракларда конкрет чаралар күрергә кирәк”, – дип, җаваплы хезмәткәрләр белән бергә безне дә Курмала тавына барырга чакырды. (Мондый очракларга тап булучылар да моны истә тотсын иде, алар да турыдан-туры җитәкчегә чыга, телефоннан шалтырата ала).
Курмала тавындагы агачлык (посадка) әлләни зур түгел. Хәтта бу урында мондый чүплек бардыр дип ышанып та булмый. Читтән бер кат карап, күзәтеп чыкканда, дөрестән дә, бер урында олавы белән яңарак кына китереп аударылган бәрәңге сабагыннан тыш чүп-чар очрамады. “Благоустройство” җәмгыятенең быел бәрәңге сабагын җыймавының беренче “җимеш”ләре күренә башлады, кызганычка. Инде теге атнада ук авылларда аны яга да башладылар. Бу истән берничә ел котылып торган идек тә... Бәлки бу чара ашыгычрак булгандыр. Әйе, закон ягыннан караганда алар хаклы, килешүдә акка кара белән бәрәңге сабагы алынмый дип язылган, әмма моңа кадәр алынгач, әле авыл халкы өчен ул быелга көтелмәгән әйбер булды, ул моңа әзер түгел кебек. Кисәтү белән дә соңгарак калдылар. Бәлки бу сезонда күнегелгәнчә җыйнап, киләсе елга инде кешеләр дә сабакны турату-аттырту чарасын күрерләр, шунда җир өстенә тирес булып кына чәчелеп калыр, проблема да булмас иде.
Монысы сүз уңаеннан иде. Сүз уңаеннан булса да, килешәсездер, бүген ул да чишелеш көтә. Юкса, яр буйлары, елга-ерганаклар кабат бәрәңге сабагы белән тулачак. Кача-поса булса да кеше аны барыбер каядыр урнаштырачак яки ягачак. Без әле бәрәңге сабагын өеп черетүгә күнекмәгән. Һәркемнең дә транспорт белән илтеп бирү мөмкинлеге юк. Әнә, Курмала тавына ташланган бәрәңге сабагын да, кемдер төяп, аны шушында кадәр транспорт белән алып килгән, инде полигонга да ерак калмаган, юк, анда кадәр илтеп бушату кешечә була шул...
Укучыбыз хәбәр иткән чүплек бик якында, агачлыкның башында ук, бераз эчкә керүгә, аланлыкта булып чыкты. Безнең күз алдында галәмәт картина ачылды: монда һәр агач төбе... чүп оясы. Капчык-капчык чүпләрне күреп: (фотолардан ук һәм монда да беренче фикер шундый иде) бу чүпләрне китереп атканнар дип уйлаган идек. Әмма карый торгач, биредә шешәләр, кәеф-сафа корудан калган башка “ядкарь”ләр барысы да аларның утырмалардан калган, җыйналган чүпләр булуын дәлилли. Табигать кочагына ял итәргә чыктык диючеләр бу шапшаклыкта ничек ял итә алгандыр – бу кадәресе башка сыймый. Шулай ук инде үзләре артыннан чүпләрне капчыкка-тартмаларга тутырган кешеләрнең... аларны бер агач төбенә атып китүләрен дә аңлап булмый. Үзләренчә, җыештырдык дип уйлаганнармы, инде монда болай да чүплек оясы, ташласаң да ярый дип санаганнармы... Укучыбыз язганча, киткәндә артларына борылып караган булсалар... Юкса, дөрестән дә, искитмәле, ял итәр өчен бик матур урын булган бу. Кемнәрдер өстәл ише әйбер дә ясап куйган. Тик инде монда аяк басарга түгел, чебен борын төртергә дә чиста урын калмаган. Әкәмәт!
Рамил Илдусович шунда ук җаваплы кешеләргә күрсәтмәләр дә бирде. Кемгәдер бирегә керү юлын “өзәргә”, кемгәдер фотокапкыннар куярга... Ә “Благоустройство” җәмгыяте җитәкчесе Наил Габдрахманов белән ике арада исә шундый сөйләшү булды:
– Наил Гарифҗанович, бу аланлыкны сезнең егетләргә чистартырга туры киләчәк...
– Беренчесе генә түгел бит инде. Без чистарта торабыз, бераздан тагын шул булачак, мәгънәсе юк бит...
Әйе, башкалар артыннан җыештыру беркемгә дә, беркайчан да рәхәт түгел. Юкса, бер пакет, күп дигәндә бер капчык чүп булсын ди, аны алып кайтып китү бернинди кыенлык тудырмый... Без еш кына экологлар нәрсә карый дияргә яратабыз. Әле менә сайтыбызда: “Сак булыгыз! Экологлар төрле урыннарга фотокапкыннар куячак”, – дигән хәбәребезгә дә Ильмира Кузьмина: “Шулай булмагае. Һәрбер куак астына яки почмакка куеп бетерә алмаслар шул”, – дип, икеләнеп, Роза Шакирова: “Ул капкыннарны күптән куеп булмадымы!” – дип, хуплап, фикерләрен белдергән. Үз гомерендә бер чүп ташлап та, кеше әлеге капкынга эләгергә мөмкин һәм аның берсе дә ак эт бәласен дә кара эткә сылтарга җитеп ашарга мөмкин. Капкынга эләгүчеләрне шактый катгый җәзалар көтүен дә искәртергә кирәк. Укучыларыбыз бер нәрсәдә хаклы: әйе, безне фотокапкыннар куеп кына чисталыкка, табигатьне сакларга өйрәтеп булмый. Бер гадәтләнгән кеше аны һич гаепкә санамый: чүпләгән, чүпли, чүпләячәк.
...Ә Курмала тавы башкалар кулы белән – “Благоустройство” ширкәте егетләре кулы белән бу чүп-чардан арынды. Бер йөк машинасы чүп чыкты диделәр... Берничә квадрат метрда шуның кадәр чүпли алган кешеләр – бу “байлык”та өлеше булганнар оялмадымы икән?
...Үзебез киткәндә артка борылып карыйк әле: бездән соң нәрсә кала?!
Баш мөхәррир фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев