Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Курмалалыларда матур гадәт яши

Без 22 хуҗалыклы кечкенә генә авылда туып-үстек. Инде күбебезгә 55-75 яшь. Менә бу фотосурәттә төшкән 24 мөлаем йөзле ханымнар кечкенә генә Курмала авылында туып үскән кешеләр, хәзер инде күбесе район үзәгендә, төрле шәһәрләрдә, шулай ук туган авылларында гомер кичерәләр.

Моннан 5 ел элек берничәсенең инициативасы белән бергә җыелып, авылның “Давыт абый” чишмәсе янындагы чирәмлектә очрашу үткәрәләр. Матур итеп зәвык белән табын әзерлиләр. Күбесе дини белем алган, Коръән укып, истәлекләрне барлап, сөйләшеп утыралар. Без үскән заманнарда һәрбер гаиләдә 6-10ар бала үстек. Менә бу фотосурәттә дә күп гаиләләрдән 4-6 хатын-кыз катнаша. Йөзләрендә самими елмаю, эчкерсезлек, бер-берсенә тирән ихтирам, матур мөнәсәбәт. Мондый очрашуларда балалык, мәктәп, урта яки югары уку йортларында укыган еллар искә алына, бер-берсенә матур теләкләр теләнә һәм эчкерсез сөйләшү, бер-берсенә матур мөнәсәбәтләр чагыла. Шулай ук авылның “Чабындыр” чишмәләре, Сабантуй урыннары, мәчет, үзләре яшь вакытта көтү көткән болыннары (авыл көтүсез булмый бит инде ул) йөреп чыгыла, истәлекләр барлана. Соңыннан “Давыт абый” чишмәсе янындагы чирәмлектә табын артында Коръән аятьләре укып тәмамлана. Менә шулай ел саен җыелып очрашып, матур итеп үткәрәләр алар очрашу мәҗлесләрен. Рәхмәт сезгә апалар-сеңелләр бу очрашуларны шулай матур итеп оештыруыгыз өчен. Аллаһы Тәгалә сәламәтлек бирсен үзегезгә.

Госман Хәсәншин,
Норма авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев